Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте Сбербанкны Үзәк банктан 2 триллион сумга сатып алган


Сбербанкны дәүләт баштагы бәясеннән 500 миллионга кимрәккә сатып алган. Сатудан кергән акчалар социаль түләүләргә тотылачак.

Русия хөкүмәте Үзәк банктан Сбербанк хиссәләренең 50 процентын һәм тагын 1 хиссәне сатып алып, хиссәләрнең контроль пакетын тотучы булды. Үзәк банк Сбербанкны 2,1 триллион сумга саткан.Бу турыда ике банкның килешүе турында белдерүдә әйтелә.

Бу килешү дәүләткә Дәүләт байлыгы фонды акчаларының бер өлешен социаль түләүләргә һәм саклану-сәнәгать комплексына тотарга ярдәм итәчәк диелә.

Гамәлдәге канунга ярашлы, Дәүләт байлыгы фондын социаль түләүләргә тотарга ярамый. Ләкин Сбербанкны саткан акчаларны бу максаттан тотарга ярый. Шул ук вакытта коронавирус пандемиясе сәбәпле банк башта фаразланганнан 500 миллиард сумга очсызгарак сатылган. Башта ул өч триллионга якын, ягъни ул вакыттагы курс буенча 45 миллиард доллар торыр дип уйланылган.

Үзәк банк Сбербанкны сатудан кергән акчаның 500 миллиард сумын гына үзенә алачак, калган өлеше бюджетка китәчәк диелә.

XS
SM
MD
LG