10 апрель төнендә Төркия эчке эшләр министрлыгы илнең 31 шәһәрендә һәм төбәкләрдә урамга чыгуны 48 сәгатькә тыйды.
Урамга чыгу тыюы 10 апрель төнге сәгать 12дә башлана һәм 12 апрельдә төнге сәгать 12дә тәмамланачак.
Урамга чыгу тыелган шәһәрләр арасында башкала Әнкара, Истанбул, Измир, Трабзон кебек иң зур шәһәрләр дә бар.
Даруханәләрдә, хастаханәләрдә эшләүчеләр, кан бирергә җыенучылар, икмәк пешерү урыннарында эшләчеләр урамга чыгу тыюыннан чыгарма булачак.
Төркиядә 17 марттан башлап 10 апрельгә кадәр 1006 кешенең коронавирустан үлүе теркәлде. Авыручылар саны 47 меңнән артып китте. 2400 дән артык кеше терелде.