Accessibility links

Коронавирус йоктыруның Татарстанда - 23, Башкортстанда 25 яңа очрагы расланды


Казанда республика йогышлы авырулар хастаханәсе
Казанда республика йогышлы авырулар хастаханәсе

Русиядә коронавирус белән авыручылар саны 13 меңнән артып китте. Бу 11 апрельгә рәсми теркәлгән сан. Башкортстанда коронавирустан бер кешенең үлеме турында хәбәр ителде.

Соңгы тәүлектә Татарстанда COVID-19 йоктыруның 23 очрагы рәсман теркәлде. Бу хакта коронавируска каршы көрәш штабы хәбәр итте.

Аларның дүртесе йогышлы авырулар хастаханәсендә, 19ы өйләрендә дәвалана диелә. Яңа очракларның тугызы Гарәп Әмирлекләреннән, Таиланд, Франция һәм Германиядән кайтучыларда ачыкланган. Калганнары авырган кешеләр белән элемтәдә булып йоктырган.

Йоктыручыларның 18е Казанда, берешәре Питрәч, Әлмәт һәм Биектауда, икесе Чаллыда.

Татарстанда коронавирус йоктыручыларның гомум саны 73кә җитте. Авырулар Яшел Үзән, Арча, Бөгелмә һәм Лаеш районнарында да бар.

Башкортстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 25 очрагы рәсман теркәлде. Республикада барлыгы 66 кешедә яңа вирус расланган. Коронавирус сәбәпле үпкә ялкынсынуыннан бер кешенең үлеме турында хәбәр ителде.

10 апрельдә узган рәсмиләр брифингында хәбәр ителүенчә, карантинга ябылган Республика клиник хастаханәсендә калган табиблар һәм авырулардан алынган анализларның беренче нәтиҗәләре 170 кешедә коронавирус барлыгын күрсәткән. Аларны раслатасы бар диделәр.

Русиядә соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 1667 очрагы теркәлгән. Иң күбе Мәскәүдә - 1030 очрак.

Бөтен ил буйлап авыручылар саны 13 меңнән артты. 106 кеше үлде.

XS
SM
MD
LG