Accessibility links

Кайнар хәбәр

Apple һәм Google коронавирус йоктыручыларны эзләүче технология әзерли


Яңа систем Bluetooth аша бер-берсенә якын булган телефоннарны эзләргә мөмкинлек бирә һәм вирус йоктырга кеше тиз арада башкаларга хәбәр итә алачак.

Apple һәм Google корпорацияләре COVID-19 йоктырган кешеләр белән элемтәдә булучыларны эзләүче технолония ясау турында килешкән. Бу хакта ике ширкәтнең дә сайтларында хәбәр ителә.

Яңа систем Bluetooth аша бер-берсенә якын булган телефоннарны эзли алачак һәм мәгълүматны махсус әсбабка җибәрәчәк. Әсбабны кулланучылар үзләрендә COVID-19 ачыклануын хәбәр итә ала. Аннары систем кешенең соңгы ике атнада булган элемтәләр даирәсен анализлый һәм башкаларны кисәтә. Ләкин вируслы кешенең исеме яшерелә.

Систем май аенда эшли башлаячак. Башта ул сәламәтлек саклау оешмаларының рәсми әсбабларына керетеләчәк. Киләсе айларда Android һәм iOS операцион системнарында барлыкка киләчәк һәм аерым әсбап йөкләргә туры килмәячәк.

Apple и Google кулланучыларның шәхси мәгълүматы сер итеп сакланачак, бу яңа технлогиянең төп принципы булачак дип ассызыклый.

iOS һәм Android кулланучылар дөньядә өч миллиардтан артып китә дип искәртә Bloomberg.

Джонс Хопкинс университеты мәгълүматына караганда, 11 апрельгә дөньяда 1,7 миллион кеше коронавирус йоктырган. 337 мең кеше авырудан терелгән, 102 мең кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG