Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәп укучысы кирилл язуын рун язуына күчерүче програм ясаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Борынгы рун язуы – татар халкының тарихы һәм мирасы, аның белән горурланырга һәм ул язуны сакларга кирәк дип саный ул.

Яшел Үзән шәһәренең 5нче татар гимназиясендә укучы Батырхан Шәйхетдинов кириллицада язылган татар текстларын борынгы рун язуына күчерә торган програм язган. Бу эшкә аның бер атна вакыты киткән. Татарларга кирилл язуыннан тыш үзләренең борынгы төрки рун язуларын да белергә кирәк, ди ул.

Батырханга 15 яшь. Буш вакытында ул Python телендә програмларга өйрәнә. Үзе ясаган програм турында Батырхан Азатлыкка сөйләде.

— Батырхан, мондый програм ясауга сезне нәрсә этәрде?

Батырхан Шәйхетдинов
Батырхан Шәйхетдинов

— Әлеге програмны ясауга минем борынгы төрки язуы белән кызыксынуым китерде. Танылган татар текстларын борынгы төрки рун язуында күрәсем килде.

Транслитерация аша үткәргән беренче текстым "Идегәй" дастаны булды.

— Бу нинди програм соң? Аның эш тәртибен аңлатыгызчы.

— Татар кирилл язуын төрки рун язуына транслитерация програмы ул. Аның тәрәзә интерфейсы бар, аны компьютерда урнаштыру да кирәкми. Эш принцибы гади: сез програмны кабызасыз, аңа кириллицада язылган текст булган файлны йөклисез.

Шуннан соң програм файлны эшкәртә. Ул автоматик рәвештә һәр сүзнең калынлыгын, йомшаклыгын билгели, аннан чыгып кирилл хәрефләрен тиешле рун символына алыштыра.

Эшкәртелгән текст аерым текст файлы булып чыга. Програмда транслитерация төрен сайлап була: ахыргы нәтиҗә кирилл-рун язуы булып яки бары тик рун язуы итеп чыгарга мөмкин.

— Бу програмны ясау күпме вакыт алды соң?

— Аны мин якынча бер атна эчендә ясап чыктым. Моның белән язгы каникулда шөгыльләндем. Вакыт-вакыт әти белән кайбер мәсьәләләрдә киңәшләштем, аеруча тел белеме һәм тарих өлкәсендә.

— Програм язуда нинди авырлыклар булды?

— Иң катлаулысы шул булды: кирилл әлифбасында сүзнең йомшаклыгын сузык хәрефләр билгели, ә борынгы рун язуында – тартык хәрефләр. Моннан тыш нинди борынгы төрки символларын куллану дигән мәсьәлә дә туды, аның төрле вариантлары бар. Димәк, язу системы һәм орфографияне билгеләргә кирәк иде.

"Идегәй" дастаны, транслитерациясе мисалы
"Идегәй" дастаны, транслитерациясе мисалы

Нигез буларак мин хәзерге орфографияне алдым, ягъни кириллицада бирелгән барлык сузык һәм тартык авазлар рун символларында да бирелә. Шул ук вакытта кайбер рун хәрефләрен куллану җиңеләйтелгән. Мин аңлы рәвештә пар тартыклар өчен рун хәрефләрен кулланудан баш тарттым. Һәм, киресенчә, "я", "ю" хәрефләрен, аларның йомшаклыгы/калынлыгын истә тотып, ике символ белән бирдем. Сингармонизм мантыйгыннан чыгып, рун символларындагы У/О һәм Ү/Ө парлары У/Ү һәм О/Ө парларына үзгәрттем.

Әлеге фикерләрем белән кайбер энтузиастлар ризалашмаска мөмкин. Көлтәген ташъязмаларында табылган тарихи борынгы рун язуының реконструкциясе кирәк дип әйтүчеләр дә бар. Ләкин шуны аңларга кирәк: 1300 ел эчендә тел зур үзгәрешләр кичергән, һәм аларны да ничектер исәптә тотарга кирәк. Мин иң мөһиме — борынгы төрки язуының төп принципларын саклый алдым дип саныйм, шул ук вакытта аны хәзерге дөньяда торгызуны да җиңеләйтә алдым. Әзер булмаган кешегә рун язуын өйрәнеп укый башлар өчен берничә сәгать тә җитәчәк.

— Бу програмны ничек үстерергә телисез? Аны уртак кулланыш өчен урнаштырырга телисезме?

— Бәлки, башка төрки телләрне дә системга өстәячәкмен. Програмны мин рәсми теркәргә һәм аны ирекле лицензия белән таратырга телим. Ягъни, теләгән кеше аны бушлай алып куллана алачак.

— Батырхан, сез үзегез нәрсә белән кызыксынасыз, буш вакытыгызда нишлисез?

"Идегәй" дастаны, транслитерациясе мисалы
"Идегәй" дастаны, транслитерациясе мисалы

— Мин татар һәм төрки халыклар тарихы белән кызыксынам. Безнең тарих бик борынгы һәм бай дип саныйм. Ул үз эченә һуннар, болгарлар, бәҗәнәкләр, кыпчаклар, Алтын урда татарларын туплаган. Кайбер галимнәр цивилизациянең барлыкка килүен язу барлыкка килүенә бәйли. Тарих дәреслекләрендә Борынгы Мисыр, шумерлар, Борынгы Һиндстан, Греция, Кытай цивилизацияләре турында язылган. Минемчә, безнең дә ул вакытта Кытай белән чагыштырырлык кодрәтле цивилизация булган. Бездә төркиләрнең үзенчәлеген — сингармонизмны чагылдырган уникаль язу булган.

Әлеге язу — безнең тарихыбыз һәм мирасыбыз, без аның белән горурларырга, аны саклап торырга тиеш. Хәзерге дөньяда кытай, японнар гына түгел, чагыштырмача кечкенә халыклар да — әрмәннәр, грузиннар үз язуларын тырышып саклый, аны башка графикаларга алыштырырга ашыкмый.

Бу безнең өчен дә яхшы үрнәк. Борынгы төрки руннарында татар эпосын укыганда, сүзләрнең өстәмә энергетикага ия булганын күрәсең.

— Алайса, татарларга кире рун язуын кайтарырга кирәк дип саныйсызмы?

— Мин үзем хәзерге вакытта инкыйлаб ясап, язуны алыштырырга кирәк дип санамыйм. Шулай да татарлар кирилл язуыннан тыш үзенең борынгы төрки рун язуларын да белсә, яхшы булыр иде дип уйлыйм.

Шунысы кызык, кайбер кирилл хәрефләре, мисал өчен б, ц, ж, латин әлифбасында юк. Күрәсең, алар борынгы төрки язуына барып тоташадыр, чөнки кириллицаны дунай болгарлары булдырган һәм алар күпмедер вакыт борынгы төрки әлифбасын кулланган.

XS
SM
MD
LG