Accessibility links

Кайнар хәбәр

Соңгы тәүлектә Русиядә 2558 кешедә коронавирус ачыкланган


Коронавирус йоктыруның Татарстанда – 11, Башкортстанда 23 яңа очрагы рәсман теркәлгән

Соңгы тәүлектә Русиядә COVID-19 йоктыруның 2558 яңа очрагы ачыкланган, 18 кеше үлгән дип хәбәр итә Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы.

Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 11 кешенең COVID-19 вирусы йоктыруы расланган. Республикада коронавируслы авырулар саны 84кә җитте. Элегрәк аларның 17се савыгуы турында хәбәр ителгән иде.

Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова аңлатканча, 11 яңа очракның дүртесе – читтән чир йоктырып кайтучылар, җидесе вирусны республикада эләктергән. Авыруларның икесен хастаханәгә салганнар, тугыз кеше өйләрендә дәвалана.

Яңа очракларның өчесе Казанда, икесе Питрәчтә, берсе Азнакай районында, өчесе Чаллыда, икеесе Биектауда ачыкланган.

Башкортстанда 23 яңа очрак рәсми теркәлгән. Республикада барлыгы 107 коронавируслы авыру бар. Алар Башкортстанның төрле шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә дәвалана.

Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле республиканың дистәгә якын хастаханәсе карантинга ябылды. Рәсми рәвештә бер генә үлем очрагы турында хәбәр ителә.

Русиядә коронавирус расланган авырулар саны 18 328гә җитте. Эпидемия башыннан бирле 148 кеше үлгән, 1470 кеше савыккан.

XS
SM
MD
LG