Изоляция вакытында Камал театры 10 көндә 2200 дән артык билет сатып, 150 000 сумлык табыш алган. Иң юмарт тамашачы спектакльгә билетны 3000 сумга алган. Барлык билетларның уртача бәясе 67 сумга төшкән. Иң күп каралган спектакль – “Мәхәббәт FM”. Аңа 700 билет сатылган.
Камал театры спектакльләрен Татарстан, Финляндия, Бельгия, Германия, Төркия, Нидерланд, Мәскәү, Петербур, Самар, Түбән Новгород өлкәсе, Чувашия Республикасында яшәүчеләр сатып алган.
Театр мөдире урынбасары Илшат Латыйпов бу проектның максаты – акча эшләү түгел, тамашачы белән элемтәне тотуның бер ысулы, диде Азатлыкка
"Кешеләр театрны сагына, аларның спектакль карыйсы килә. Без моны көндәлек мөрәҗәгатьләрдән күреп, белеп торабыз. Без махсус түләүне ирекле ясадык. Анда 0 сумнан башлап, теләсә нинди бәяне кертеп була. Уртача хак 67 сум килеп чыга. Бөтен театрларның да мондый мөмкинлеге юк. Безнең агымдагы репертуар спектакльләренең яртысы видеога төшерелгән. Ул – бик сыйфатлы съемка. Аларга титрлар кертелә. Бу хәзер генә башланган эш түгел. Онлайн тамашалар өч ел элек үк башланган иде. Шунысы да бар, онлайн тамашалар күрсәтү – өстән кушылган эш түгел. Моны без үзебезнең теләк белән эшлибез. Кемдер принципиаль рәвештә үз спектакльләрен чыгармый, кемдер онлайн карагач, театрга тамашачы бөтенләй йөрмәскә мөмкин дип уйлый. Без инде моның дөреслеккә туры килмәвен өч ел элек үк аңлаган идек. Киресенчә, онлайн тамашалар аша тамашачыда кызыксыну барлыкка килә. Бер спектакльгә 3000 сум түләгән кеше билгеле, ләкин аны әлегә игълан итми торабыз. Ул безнең даими, актив тамашачыбыз", диде Латыйпов.
Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры сатуга “Кәҗүл читек”, “Йомрыбаш”, “Хикмәт әкиятләре”н чыгарды. Live-спектакльләргә билет алу өчен театр сылтамасы буенча теркәлү үтеп, түләүне башкарырга кирәк. 1 спектакль бәясе – 200 сум, берьюлы өч спектакльгә билет алганда, бәясе 450 сумга төшә. Спектакльгә урысча титрлар эшләнгән. Спектакльгә сылтамалар ай азагына кадәр актив.
Театр мөдире Гүзәл Сәгыйтова бу ысул сайт мөмкинлекләреннән чыгып эшләнде дип аңлатты.
“Без бәяне башта ук билгеләдек, табыш әллә ни зур түгел, шул ук вакытта начар да түгел. Бу эш сайтның мөмкинлекләреннән чыгып эшләнде. Кеше үзенә кайчан җайлы, шунда кереп карый. Бәлкем шуңа да кеше 450 сумга 3 спектакльне күбрәк сатып ала торгандыр. Алай очсызракка да төшә”, диде ул.
Әтнә драма театры “Фронтовичка”, “Гүзәлем Әсәл”, Көрәктән сәнәк”, “Әниемнең ак күлмәге”, “Югалган көн”, “Күз нурларым”, “Безнең шәһәрнең серләре” “Бәби театр” спектакльләрен 70 һәм балалар өчен 30 сумга чыгарды. Сылтамалар 13-19 апрельдә актив. Театр мөдире урынбасары Гөлүсә Батталова әйтүенчә, бу – тамашачыны югалтмау юлларының берсе.
“Караулар бар, ләкин күп дип мактана алмыйбыз. Безнең максат тамашачының игътибарын тотып тору. Тамашачыны онлайн спектакльләргә ияләштерү максатыбыз да юк түгел. Чөнки алга таба нәрсәләр булачагын әле беркем дә фаразлый алмый. Шуңа күрә берьюлы ике контентны тәкдим иттек. Аның берсе – архив спектакльләрен бушлай күрсәтү, икенчесе – хәзер репертуарда булган спектакльләрне түләүле итеп чыгару. Караулар саны безнең өчен сөенечле. Казакъстаннан, АКШ, Финляндиядән билет алганнар. Финляндия тамашачысы даими рәвештә карый дип әйтеп була”, диде ул Азатлыкка.
Коронавирус сәбәпле, Русиядә кертелгән чикләүләр иң беренче чиратта күңел ачу өлкәсенә кагылды. Театрлар, концерт заллары ябылды. Кайбер театрлар онлайн тамашалар күрсәтә башлады, мәдәниятнең башка өлкәләре дә онлайнга күчә. Татар дөньясында яңа онлайн проектлар да барлыкка килә башлады. Бу хакта Азатлыкның "Татарча подкастында" да сөйләшү булды.