Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте COVID-19 белән көрәшүче медицина хезмәткәрләренә түләүләргә 45 миллиард сум бүлде


Коронавируслы авыруларны дәвалаучыларга өстәмә түләүләр өч ай дәвам итәчәк.

Русия хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин Русиядә коронавирус белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр кертүче фәрманга кул куйды.

Бу максаттан Русия резерв фондыннан 45,7 миллиард сум акча бүлеп бирелә.

Коронавируслы авырулар белән эшләүчеләргә махсус түләүләр булачагын халыкка мөрәҗәгатендә Русия президенты Владимир Путин белдергән иде.

Түләүләр апрель, май, июнь айларында башкарылачак. COVID-19 белән авыручыларны стационарда дәвалаучы табиблар айга 80 мең өстәмә алачак, урта медицина хезмәкткәре – 50 мең сум, кече хезмәткәрләргә – 25 мең сум өстәп түләнәчәк. Коронавируслы авырулар белән эшләүче ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә дә өстәмәләр каралган. Табибларга 50шәр мең, фельдшер, шәфкать туташлары һәм машина йөртүчеләр 25әр мең алачак.

Элегрәк Ведомости Русия сәламәтлек саклау системының коронавирус белән көрәшкә әзер булмавын язган иде. Медицина хезмәткәрләре җитәрлек булмавы, саклану чаралары, авыруларны салырга урыннар, үпкәне ясалма җилләтү җайланмалары (ИВЛ), тестлар, дарулар җитмәячәк диелде. Бу проблемнар сәламәтлек саклау өлкәсен реформалау һәм Путиннның “май фәрманнарын” тормышка ашыру өчен башкарылган “оптимальләштерү” аркасында туа. Сәламәтлек саклау министрлыгы бу өлкәдә уртача хезмәт хакларын арттыру максатыннан урта һәм кече медицина хезмәткәрләре санын кыскарткан. Эпидемия әле башлана гына, ә медицина хезмәткәрләре җитми, алар кеше чыдый алмаслык шартларда эшләргә мәҗбүр, диелә материалда.

Бөтен илдә саклану чаралары җитешми, хәтта Мәскәүдә дә кайбер хастаханәләрдә медицина хезмәткәрләренә битлекләрне үзләренә тегәргә кушалар. Битлекләр, тагунга (чума) каршы киемнәр җитмәү сәбәпле хастаханәләрдә эшләүчеләр аларны кул астындагы материаллардан үзләре тегеп кияргә мәҗбүр, ә бу медицина хезмәткәрләренең тормышын куркыныч астына куя.

Коронавирусны дәвалаучы дарулар да, ИВЛ аппаратлары да җитми. Дөньяда күп илләр сатып алырга теләгәнлектән, базарда аларны табуы кыен, ә Русиядә эшләп чыгару җайга салынмаган.

Рәсми саннар. 13 апрель

төбәкләравыргансавыкканүлгән
Башкортстан107 (+23)7 (+0)1 (+0)
Татарстан 84 (+11)14 (+3)0 (+0)
Русия18328 (+2558)1470 (+179)148 (+18)

стоп.коронавирус.рф

XS
SM
MD
LG