Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Европа/Азатлык Радиосының элекке президенты Джин Пелл вафат


Бывший президент корпорации Радио Свобода - Радио Свободная Европа Джин Пелл
Бывший президент корпорации Радио Свобода - Радио Свободная Европа Джин Пелл

Кушма Штатларда 1985-1993 елларда Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен җитәкләгән Джин Пелл вафат булды. Аңа 83 яшь иде.

Эрнест Юджин Пелл 1937 елда Кентуккида туа. Әтисе радио һәм телевидение инженеры, Вьетнамда телевидение эшләтеп җибәрүчеләрнең берсе була. Өлкән сыйныфларда укыганда ук Пелл радио белән мавыга, микрофон алдында чыгыш ясый башлый, Һарвард университетында укыганда студентлар тулай торагында да радио тапшырулар алып бара. Диңгез гаскәрләрендә хезмәт иткәндә Кораллы Көчләр радиосының програм бүлеген җитәкли. Соңыннан Бостон университетында журналистика магистры дипломы ала, телевидениедә хәбәрче була, Бостон, Вашингтон, Лондонда яңалыклар чыгарылышларын алып баручы һәм яңалыклар бүлеге җитәкчесе булып эшли.

1978 елдан 1980 елга кадәр Мәскәүдә NBC корреспонденты була, соңрак "Америка Авазы" радиосында хезмәт итә. 1985 ел көзендә Азат Европа/Азатлык Радиосы президенты итеп куела.

Джин Пелл җитәкчелек иткән елларга Горбачев башлаган үзгәртеп кору чоры туры килә, бу чорда станция эчендә дә үзгәрешләр, кадрлар алмашуы була.

Джин Пелл радиодан да еш чыгыш ясый, тыңлаучыларга ул Мәскәүдә эшләгәндә өйрәнеп калган урыс телендә мөрәҗәгать итә. Президент вазифасыннан киткәннән соң ул Америкадагы төрле радиоларда чыгыш ясавын дәвам итә, журналистларның яңа буынын үстерү максатыннан яшь ораторлар бәйгесенә нигез сала.

XS
SM
MD
LG