Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус сәбәпле Кырымда ял итүчеләр 55 процентка кимергә мөмкин


Кырым күренеше
Кырым күренеше

Коронавирус эпидемиясе сәбәпле карантин көзгә кадәр дәвам итсә, аннексияләнгән Кырымда ял итүчеләр саны 55 процентка кимиячәк.

Русия икътисад югары мәктәбе уздырган конференциядә чыгыш ясап, Русия фәннәр академиясенең Социология институтында миграция һәм интеграция процессларын өйрәнүче үзәк галиме Владимир Мукомель Кырымда карантин белән бәйле вәзгыятьнең төрле сценарийларын мисал итеп китергән. Ул тәкъдим иткән хисапка анализны РБК ясаган.

Карантин җәй уртасына тәмамланса, Кырымга ял итәргә килүчеләр саны 30-55 процентка кимиячәк, дигән Мукомель, һәм бу нейтраль сценарий. Кырымга 2019 елда 7,4 млн турист килгән булган, димәк, быел 3,3-4,8 миллион кеше килергә мөмкин дигән белгеч.

Июньгә Кырым ачылып, транспорт йөреше җайланса, туристлар саны 20-30 процентка гына кимер дип көтелә.

Пессимистик фаразларга караганда, Кырымга туристлар агымы минимумга кадәр кыскарачак, эшсезлек 9-12 процентка артачак, Кырым халкының керемнәре Руиядәге уртача күрсәткечтән 55-60 процентка кимиячәк, сәламәтлек саклау системын кризис буачак, ә кече һәм урта бизнеста киңкүләм бөлгенлеккә төшүләр көтелә дигән Мукомель.

Социологлар уздырган тикшеренүләр күрсәткәнчә, Кырым халкы яшәү шартлары һәм икътисади тормыш начараюын белдерә. Респонденларның 36 проценты медицина хезмәтләренең сыйфаты начараюын әйткән. Табибка язылуга киткән уртача вакыт Кырымда гомумрусия күрсәткеченнән 1,5 тапкыр күбрәк – 25 минут (Русиядә 16 минут).

Кырымнарның 58,8 проценты авыргач табибларга мөрәҗәгать итмәгән, чөнки алар медицина оешмалары эше белән кәнәгать түгел. Русиядә бу күрсәткеч 30,2 процент тәшкил итә.

Кырымда уртача хезмәт хакы Русиянекенә караганда күпкә кимрәк, ул 2018 елдан бирле үсми дигән социолог. Кырымда хезмәт хакы русиядәгедән 67 процентын гына тәшкил итә. 2019 елда Кырымда реаль керемнәр узган ел белән чагыштырганда 2,7 процентка кимегән.

Шул ук вакытта Кырымда яшәү Русиядәге кебек үк кыйммәт – Кырымның кулланучы тауарлары кәрзине бәясе русиянекенең 93,4 процентын тәшкил итә.

Эшсезлек русиянекенә караганда зуррак: Кырымда 5,8 процент, Русиядә уртача күрсәткеч – 4,6 процент. Сораштыруда катнашкан кырымнарның 20 проценты түрәләрнең башбаштаклыгы һәм бюрократиягә зарланган. 18 проценты хакимияткә мөрәҗәгать итеп тә, проблемын хәл итә алмавын әйткән. Русиядә бу күрсәткеч 5,5 процент дигән Мукомель.

Кырымнар үзләренең хәлләре башка төбәкләрнекенә караганда начаррак дип саный, алар чикләүләр аркасында зыкн күрүләрен әйтә.

Шул ук вакытта Кырымда яшәүче урысларның өчтән бере үзләрен бер үк вакытта украин да итеп сизүләрен белдергән. Урысларның биштән бере еш кына Украина ватандашлары белән бердәмлек хис итүен, тагын 45 проценты – кайбер вакытта моны сизүләрен белдергән. Алга таба халыкның кәефләре шул исәптән коронавирус пандемиясе күпме баруыннан һәм икътисади кризисның тирәнлегеннән дә торачак дигән галим.

15 апрельгә Кырымда 42 кешедә коронавирус рәсман расланган.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

XS
SM
MD
LG