Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс милләтчесе коронавируска каршы чаралар күргән Татарстан хакимиятен христианнарны җәберләүдә гаепләде


Михаил Щеглов
Михаил Щеглов

Урыс мәдәнияте җәмгыяте Татарстан хөкүмәтенең чиркәүләргә йөрүне тыю турындагы фәрманын канунсыз дип саный һәм Рөстәм Миңнехановны православларның хокукын чикләүдә гаепли.

Казандагы Урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов республиканың православлары исеменнән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать юллады. Әлеге хатта ул 13 апрельдә Татарстан хөкүмәте кабул иткән 280нче номерлы фәрманны канунсыз дип саный. Мөрәҗәгать урыс мәдәнияте җәмгыятенең "Вконтакте" челтәрендә урын алган. Щеглов үзе бар православлар исеменнән сөйләрлек вазыйфада түгел.

Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган документта бартөрле гыйбадәтханәләргә йөрү, дини йолаларда катнашу тыела дип язылган. Бары руханиларга һәм дини йолада катнашырга тиешле кешеләргә генә чыгарма ясала.

"Һичьюгы, Татарстанда бүгенге шартларда православ гыйбадәтханәләренә йөрүне тыю кеше сәламәтлеген кайгырту булып саналмый, ә христианны җәберләүнең яңа формасы булып тора. Бу "милли" республика өчен символик мәгънәгә ия", ди Щеглов.

Щеглов Миңнехановтан әлеге хөкүмәт фәрманын үз көченнән чыгаруны, православ христианнарын "кууны" туктатуны сорый һәм Путинга дошман булмаска чакыра.

"Алайса – сез ходайга каршы көрәшүче, правослаларны куучы булачаксыз, алайса – сез президент Путинның тарафдары түгел, сез аның дошманы", диелә урыс милләтчесе мөрәҗәгатендә.

Татарстан хөкүмәтенең вирус таралу сәбәпле гыйбадәт урыннарын ябып тору карары чиркәүләргә генә түгел, мәчет, синагогларга да карый. Әмма кайбер православ радикалларыннан тыш, мөселманнар да, яһүдиләр дә хакимиятнең бу карарын беркарышсыз кабул итте.

XS
SM
MD
LG