Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мин татарча сөйләшәм!" чарасы 26 апрельдә онлайн узачак


"Мин татарча сөйләшәм!" чарасы, 2019 ел
"Мин татарча сөйләшәм!" чарасы, 2019 ел

Унбишенче ел рәттән узучы фестиваль коронавирус эпидемиясе сәбәпле беренче тапкыр интернетка күчте.

Казанда быел 15нче тапкыр уза торган "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе онлайн форматта чыгачак. Чара 26 апрель көнне 14.00 дә башлана. Акциянең барышын ВКонтакте челтәрендә аның төркемендә һәм Youtube-та "TMTV" каналында карап булачак.

Оештыручылар Азатлыкка сөйләгәнчә, онлайн форматка күчсә дә, акциянең програмы узган еллардагы кебек үк бай һәм эчтәлекле булачак. Башка еллардагыча, мәктәп укучылары һәм студентлар катнашында Казанның тарихи урыннары буйлап квест узачак, быел ул да онлайн үтә. Квестның җиңүчеләре 26 апрель көнне игълан ителәчәк.

Моннан тыш, чара програмында яңа артистлар, икетеллелекне оныткан оешмаларга антипремия, төрле илләрдә яшәүче татарлар белән репортажлар, яңа татар мәдәниятенә өлеш керткән өчен махсус премия булачак ди оештыручылар.

Акция кысаларында уза торган заманча татар музыкасы фестивалендә Taraf, KMBLGN, Бәллүр, Азат Гыймадиев, Tatarboy, Abadeli, Ришат Төхвәтуллин, Айдар Сөләйманов, Лилия Хайруллина һәм башка җырчылар чыгышы көтелә.

"Мин татарча сөйләшәм!" чарасы кысаларында Википедиядә "Татар 4.0" мәкаләләр бәйгесе оештырыла. Бәйгедә катнашырга Татарча Википедиядән кулланучылар чакырыла. Мәкаләләр бәйгесе Интернетта татар телендә сыйфатлы контент булдыру, телне үстерү һәм халкының тарихы, мәдәнияте белән кызыксынучыларга ярдәм итүне күз алдында тота.

"Мин татарча сөйләшәм!" чарасын онлайн ничек оештырып булу турында әлеге проект авторларының берсе Тәбрис Яруллин һәм Yummy Music лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров "Татарча подкастта" сөйләгән иде.

XS
SM
MD
LG