Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активисты прокурордан Михаил Щегловның белдерүләрен тикшерүне сорый


Активист Наил Нәбиуллин җәмәгать урыннары һәм храмнарга баруны тыю акланган һәм кирәкле дип саный, ә Щегловның чиркәүләргә баруны тыюга каршы белдерүен кануннарга ярашлы тикшерергә кирәк дип белдерә.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Наил Нәбиуллин Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков исеменә мөрәҗәгать юллаган. Анда ул Казандагы Урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Михаил Щегловның Татарстан хөкүмәтенең коронавирус таралуны булдырмас өчен православ храмнарга һәм зиратларга баруны тыюга каршы белдерүләрен канун бозу нисбәтеннән тикшерүне сорый.

Наил Нәбиуллин мөрәҗәгатендә прокурордан Щегловның социаль челтәрдәге “Приход Варсонофия” төркемендә язган сүзләренә дә игътибар итүен сорый. “Башка диндәге хакимнәр православларга Олы атна (Страстная седмица) һәм Олы көн (Пасха) вакытында гыйбадәтханәләрдә булуны тыйды. Казанны тагын бер кат яулап алырга кирәкме?” дип язган Щеглов.

Нәбиуллин бу белдерүләрнең Азатлык татар яшьләре берлеге вәкилләрендә борчу тудырганын яза. “Щегловның белдерүләре социаль челтәрләрдә киң таралды, аларны чикләнмәгән сандагы кеше укый ала. Бөтен дөнья коронавирус пандемиясенә каршы көрәшкәндә, ватандашларның Конституция биргән хокукларын чикләмичә, җәмәгать урыннарына баруларын чикләргә, бер урында күп кеше җыелуны мөмкин кадәр киметергә кирәк дип саныйбыз. Татарстан хөкүмәтенең коронавирус таралуны булдырмау максатыннан күргән чараларын акланган һәм нәтиҗәле дип саныйбыз. Бу чирне йоктырган кешеләрнең башка төбәкләргә караганда Татарстанда чагыштырмача аз булуы шуны дәлилли. Җәмәгать урыннары һәм храмнарга баруны тыю да акланган һәм кирәкле дип саныйбыз”, диелә Нәбиуллин мөрәҗәгатендә.

Хат авторы сүзләренчә, Щеглов белдерүләренең социаль челтәрләрдә таралуы куркыныч тудыра. “Бу куркыныч һәм җавапсыз гамәл Татарстан халкының бер өлешен изоляциядән баш тартып, бәйрәмдә гыйбадәтханәләргә яки зиратларга барырга этәрергә, шул рәвешле коронавирус таралуга китерергә мөмкин. Бу очракта Русия административ җинаятьләр кодексының 6.3 һәм 20.6 маддәләре нигезендә канун бозу билгеләре булырга мөмкин. Монан тыш, Щеглов хатында һәм гамәлләрендә дингә мөнәсәбәттә “нәфрәт яки дошманлык кабызу, кеше абруен кимсетү” билгеләре дә күзәтелергә мөмкин” дип яза Нәбиуллин.

Активист китерелгән мәгълүматны тикшерүне, канун бозулар расланган очракта Михаил Щегловны администатив яки башка төр җаваплылыкка тартуны сорый.

15 апрельдә Щеглов республиканың православлары исеменнән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка ачык мөрәҗәгать белән чыкты. Әлеге хатта ул 13 апрельдә Татарстан хөкүмәте кабул иткән 280нче санлы фәрманны канунсыз дип саный. Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган бу документта бар төрле гыйбадәтханәләргә йөрү, дини йолаларда катнашу тыела дип язылган. Бары руханиларга һәм дини йолада катнашырга тиешле кешеләргә генә искәрмә ясала.

Миңнехановка хатында Щеглов бу карарны “репрессияләр”, “православ христианнарны җәберләү” дип атады.

Татарстан хөкүмәтенең вирус таралу сәбәпле гыйбадәт урыннарын ябып тору карары чиркәүләргә генә түгел, мәчет, синагогларга да карый. Әмма кайбер православ радикалларыннан тыш, мөселманнар да, яһүдиләр дә хакимиятнең бу карарын беркарышсыз кабул итте.

XS
SM
MD
LG