Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда коронавирустан үлүчеләр саны 12гә җитте


Архив фотосы
Архив фотосы

Үлүчеләр яман шештән дәваланган.

Башкортстанда соңгы тәүлектә (15.00 кадәр) коронавирустан ике кеше үлгән. Барлыгы 45 кешедә авыруның яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин республика киңәшмәсендә әйтте.

Үлүчеләрнең икесе дә яман шештән дәваланган. Шулай итеп, республикада коронавирустан үлүчеләрнең саны унике кешегә җиткән.

Башкортстанда коронавирус йоктырган 297 авыруның 209ы хастаханәгә салынган. Моннан тыш, 24 кешедә үпкә ялкынсынуы ачыкланган.

Авыру яңа районнарга да тарала. Коронавирус Толбазы һәм Дуванда да ачыкланган.

XS
SM
MD
LG