Русиянең мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү хезмәте 29 майга кадәр Мәскәү ислам институтының белем бирергә хокук бирүче лицензиясен туктаткан. Институт тикшерүчеләр белдергән өч дәгъваның берсен үтәмәгән. Хәзер уку йортының рәсми сәхифәсендә Рособрнадзорның фәрманы эленгән һәм институт үз аңлатмасын китергән.
2019 елның март һәм июнь аенда Русиянең мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте институтта ике тапкыр планнан тыш тикшерү уздырган.
"Рособрнадзор белдергән кимчелекләрне бетерү максатыннан хисап бирелде. Институтта төзекләндерү эшләре алып бару сәбәпле, җитәрлек акча булмау шартларында Мәскәү ислам институты физик мөмкинлеге чикле төркемнәргә шартлар тудыру, медицина блогын җиһазландыру һәм төзекләндерү мөмкинлегенә ия түгел иде. Әлеге мәгълүмат Рособрнадзорга җиткерелде, төзекләндерү эшләре 2019 елның дүртенче һәм 2020 елның беренче кварталында тәмамланачак дип билгеләнде. Рособрнадзор әлеге мәгълүматны игътибарга алмады" диелә институт сәхифәсендә.
Тикшерүчеләр мәхкәмә аша 2 апрельдә лицензиянең туктатылуы турында фәрман чыгарган.
Мәскәү ислам институтында белем алган шәкертләр җәйгә кадәр укуларын Русия ислам институтында дәвам итәр дип көтелә. Казандагы институтка шәкертләрне кабул итүне сорап хат юлланган.
Мәскәү ислам институтының да, Русия ислам институтының да гамәлгә куючысы дип Русия мөселманнары диния нәзарәте санала.
* * *
Бу хәлгә аңлатма бирүне сорап Азатлык Русия мөселманнары диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итте.
Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте җитәкчесе Диләрә Әхмәтова әйтүенчә, хәзерге вакытта 216 шәкертнең документлары Русия ислам институтына әзерләп җибәрелгән, димәк, күчерелүне көтүчеләр саны да шундый ук. Алар арасында утызга якыны — быелгы чыгарылыш курсы студентлары. Аларга дипломнарны Русия ислам институты тапшырачак.
"Уку-укыту болай да бөтен вузларда читтән торып оештырылганга күрә, студентлар хәзер кайда яши, шунда яшәүләрен дәвам итә. Укытучылар эш урыннарын саклап калачак, әлегә алар фәнни эш белән шөгыльләнә", дип аңлатты Диләрә ханым.
Шул ук вакытта матбугат хезмәте җитәкчесе "Ректорат студентларның шәхси эшләренең бөтенесен дә сканерлап җибәргән, Русия ислам институтыннан җавап көтелә", дип искәртте.
29 майдан соң Мәскәү институтында белем бирү эшләре яңартылырмы, дигән сорауга, "Шанслар бар, ләкин формаль яктан бөтен шартлар үтәлгән очракта да, институт эшчәнлегенә каршылык тумый калмас дип ышанып әйтеп булмый, — дип белдерде Диләрә ханым. — Ел саен Русия төбәкләренә дистәләгән имам-хатыйблар, дин белеме остазлары әзерләп бирүче институтның таркалуында кызыксынучы тарафлар бар, аларның активлыгы сизелә."