Русия хөкүмәте Русия төбәкләрендә коронавируска каршы көрәшкә илнең резерв фондыннан 32,4 млрд сум бүлеп бирә. Бу акчалар төбәкләрдәге хастаханәләрдә авырулар өчен ятаклар, кислород белән тәэмин итү системнары, медицина хезмәткәрләре өчен шәхси саклану чаралары сатып алуга тотылырга тиеш.
Башкортстанга бу максатлардан 831,8 млн сум бүленә, Татарстан 378,6 млн сум алачак. Хөкүмәт фәрманы аның рәсми сайтында дөнья күргән.
Русиянең коронавируска каршы штабы мәгълүматынча, Башкортстанда коронавирус 297 кешедә рәсми расланган, 14 кеше үлгән. COVID-19 таралу сәбәпле, республиканың дистәдән артык хастаханәсе карантинга ябылды. Кайбер хастаханәләрдә хезмәткәрләр саклану чаралары булмауга зарланды.