Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активистлары Исхакыйның "Зөләйха"сын урысча бастыруга акча җыя


Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" китабы тышлыгы

Азатлык татар яшьләре берлеге “Зөләйха күзләрен ача” китабын тәнкыйтьләү белән генә шөгыльләнмичә, Гаяз Исхакый иҗат иткән “чын Зөләйха” образын күтәрергә тәкъдим итә.

Татар яшьләренең “Азатлык” берлеге татар классик язучысы Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” әсәрен урыс телендә бастырып чыгарырга җыена. Хәзер бу максаттан халыктан акча җыю бара. Бу турыда активистлар социаль челтәрләрдә хәбәр иткән.

“Яхина һәм аның татарга каршы фильмы турында туктаусыз сөйләргә була. Шул ук вакытта безгә Гаяз Исхакыйның чын “Зөләйхасын” күтәрергә беркем дә комачауламый. Татарча нәшер иттек, хәзер бу әсәрнең урысчасын бастырырга акча җыю бара. Ләкин китапны 2000 данә итеп бастыру өчен 223 500 сум җыярга кирәк. 40 мең сум җыелды” диелгән хәбәрдә.

Шулай ук татарча чыккан китапны сатып алу аша да ярдәм күрсәтү мөмкин. Татарча китапны сатудан кергән акчалар тулысынча урысча вариантын бастыруга тотылачак дип яза активистлар.

20 гасыр башы татар язучысы Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” драмасы XVIII-XIX гасырларда Идел-Урал төбәгендә көчләп чукындыру сәясәте турында бәян итә. Әсәр 1918 елда җыентыкта басылып чыга, шуннан бирле ул нәшер ителмәгән. 2019 елда татар активистлары акча җыеп, китапның татарчасын чыгарды.

Казан язучысы Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” китабы зур таралыш алды, аның нигезендә “Русское” киноширкәте күп серияле фильм төшереп, ул 13-16 апрель көннәрендә Русия дәүләт каналында күрсәтелде. Фильмга каршы фикерләр күп булды, аны совет чорын каралтып күрсәтүдә дә, татар-мөселман халкын мыскыл итүдә дә гаепләделәр. Гәрчә тамашачыларның бер өлеше әсәр татар милләте турында түгел, ә гади бер хатын-кыз язмышы хакында дип кабул итүен әйтте.

фикерләр (6)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG