Түбән новгород өлкәсе Пилнә районы оператив штабы мәгълүматларына караганда, 20 апрельгә районда коронавирус йоктыруның дүрт очрагы рәсман теркәлгән. Аларның берсе өйдә дәвалана, калганнарының да хәлләре авыр түгел диелә. Районда беренче очрак 12 апрельдә теркәлде. Җирле халык аны Иске Мочали авылында дип хәбәр итте. Әлеге вакытта авыл карантинга ябылган диелә.
Авыру белән элемтәдә булган 38 кеше үзизоляциядә. Пилнә хастаханәсендә коронавируслы өч кеше, ОРВИ белән - җиде, үпкә шешүе белән 11 авыру ята.
Сергач районы башлыгы Олег Радаев хәбәр итүенчә, районда сигез кешедә коронавирус раланган. Бер кеше Сергач хастаханәсендә ята, калганнары өйләрендә дәвалана.
Вирус йоктыручыларның дүртесе Камка авылында, өчесе Сергач шәһәрендә, тагын бер очрак Кучкай Пожар авылында,
Сергач районы башлыгының Instagram-дагы посты астында кешеләр акчасыз, эшсез калдык, Мәскәүгә акча эшләргә йөреп булмый дип зарлана. Кайберләүләр вирус турында статистика киметеп күрсәтелә дип саный.
20 апрельдә Кызыл Октябрь районында коронавирус йоктыруның тагын бер очрагы ачыкланган. Куй Суы авылында бер хатын-кыз вирус йоктырган. Аны Түбән Новогородка хастаханәгә илткәннәр. Халык әйтүенчә, бу ханым авылдан читкә чыгып йөрмәгән, Мәскәүгә, яки Түбән Новгородка да бармаган.
Моңа кадәр COVID-19 йоктыруның бер очрагы Кызыл Октябрь районының Өчкүл авылында да расланган иде. Мәскәүдә яшәүче бер кеше март аенда туган авылына кайткан булган. Ул хәзер Уразавыл район үзәк хастаханәсендә дәвалана. Уразавылдагы йогышлы авырулар бүлеге Сергач хастаханәсендәге кебек үк, карантинга ябылган.
2020 елның 20 апреленә Түбән Новгород өлкәсендә коронавирус йоктыруның тагын 113 очрагы рәсми теркәлгән. 759 кешедә вирус барлыгы расланган. 28 кеше савыккан. 40 меңнән артык кешегә тест ясалган. Бу саннарны өлкә губернаторы матбугат хезмәте китерә.
Сайтта әйтелгәнчә, коронавируслы авыруларның яртысы Мәскәүдән яисә Мәскәү өлкәсеннән кайткан кешеләр.