Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Константин Котовка хөкем карарын йомшартты


Константин Котов
Константин Котов

20 апрель Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе ябык утырышта Константин Котов эшен карады.

Константин Котов мәнфәгатьләрен яклауда 15 адвокат катнаша. Утырыш барышы мәхкәмә сайтында туры эфирда трансляцияләнде.

Митинг уздыру кагыйдәләрен берничә тапкыр бозуда гаепләп, мәхкәмә Константин Котовны дүрт елга ирегеннән мәхрүм иткән иде. Хөкемдар Мәскәү шәһәр мәхкәмәсенең 2019 елның октябрендә кабул ителгән карарын гамәлдән чыгарылган дип белдерде. Апелляция шикаяте өлешчә канәгатьләндерелде. Мәхкәмәнең яңа карарында әйтелгәнчә, Котов Русия Җинаять кодексының 212.1 маддәсе нигезендә гаепләнә, гомуми тәртипле төзәтү колониясендә 1,5 елга хөкем ителә.

Константин Котовның 2019 елның 13 августыннан алып 2020 елның 20 апреленә кадәр тоткынлыкта утыру вакыты да искә алыначак, ә тикшерү изоляторында уздырылган һәр көне 1,5 көн буларак исәпләнәчәк, агитация плакатлары юкка чыгарылачак.

  • 2020 елның февралендә баш прокуратура Котовка хөкем карарын бер елга гына калдыруны сорады. 2 марттагы утырышта прокурор дүрт елга ирегеннән мәхрүм итүне "чамасыз кырыс" җәза дип атады. Шул ук вакытта гаепләүче фикеренчә, мәхкәмәләр Котовның гаебен дөрес билгеләгән, ләкин җәзаны дөрес бирмәгән.
  • Моңа кадәр Русия президенты Владимир Путин баш прокуратурага Константин Котовка хөкем карарының канунилыгын тикшерүне йөкләгән иде.
  • Узган елның декабрендә "Дождь" журналисты Антон Желнов Котов эшенә игътибар итүне сорап, президент Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән иде. Җавап итеп Путин бу эшне карарга сүз бирде.
  • 2019 елның 5 сентябрендә активист Константин Котов "Дадин" маддәсе (Җинаять кодексының 212.1 маддәсе - митинглар уздыру тәртибен бозу) нигезендә дүрт ел колониягә хөкем ителде. Ул хулиганлыкта гаепләнгән Азат Мифтаховны яклап уздырылган урам җыенында, ФСБ бинасы янында "Яңа буынны яклау" җыенында, журналист Иван Голуновны яклау чарасында, 10 августта гадел сайлаулар яклы митингтан соңгы йөрештә катнашуда, шулай ук Мәскәү шәһәр думасына сайлауларга бәйсез намзәтләрне уздырмауга каршылык белдереп, Мәскәүдә Трубная мәйданына чыгарга чакыруда гаепләнеп кулга алынды.





XS
SM
MD
LG