Accessibility links

Кайнар хәбәр

WTI маркалы нефть бәясе нольдән түбәнрәк төште


Нефть бәясенә тискәре бәя нефть ширкәтләренең алардан нефтьне алыр өчен үзләре түләргә әзер булуын аңлата.

20 апрель кичендә WTI Техас нефтенә бәя биржа сатуларында тарихта беренче тапкыр тискәре булган. Май фьючерсына WTI нефть мичкәсе башта 17 доллар торган, бәя төшә барган һәм нольгә төшкән.

Нью-Йорк тауар биржасы ябылуына таба WTI маркалы нефть бәясе якынча 300%ка төшкән. Бер нефть мичкәсе өчен -37,6 доллар бәясен ирешкән. Май фьючерсын алу вакыты 21 апрель тәмамлана. ​

Нефть бәясенә тискәре бәя нефть ширкәтләренең алардан нефтьне алыр өчен үзләре түләргә әзер булуын аңлата. Бу нефтьне сакларга урын булмау белән аңлатыла. Бу очракта ширкәтләр җитештерүне туктата алмый, бу аны яңадан башлау өчен күбрәк чыгымнар таләп итәчәк.

Шул ук вакытта WTI һәм Brent маркалы нефтьләренең июнь фьючерсына бәясе артык зур күләмдә арзанаймадылар. Бер мичкә 22,67 һәм 26,60 долларга сатылды.

Белгечләр нефтька бәянең төшүен коронавирус пандемиясе аркасында нефтькә ихтияҗ кимү һәм аның запаслары артуы белән аңлата.

12 апрель көнне ОПЕК+ илләре әгъзалары нефть табуны киметү турында килешү имзалаган. Килешүгә АКШ, Канада һәм Норвегия кушылса, 1 майдан нефть табу тәүлегенә 19 миллион мичкә күрсәткеченә төшәчәк, дип көтә ОПЕК+ илләре.

XS
SM
MD
LG