Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы Җиңүнең 75 еллыгына амнистия игълан итәргә җыенмый


2015 елда Җиңүнең 70 еллыгына 42 мең тоткын иреккә чыккан иде.

Русия думасында Икенче дөнья сугышында җиңү хөрмәтенә амнистия уздыру проекты каралмый. Бу турыда ТАСС думаның дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников сүзләренә таянып яза.

“Эшләнгән текстлар юк, амнистия көтелми”, дигән Крашенинников.

Аның сүзләренчә, “бер-берсеннән күчереп язган бертөрле амнистияләр булмавы” мөһим, җинаятьчеләргә “бер үк төрле җинаятьне эшләргә була, баребер чыгарачаклар” дип уйларга сәбәп булмаска тиеш.

Бу елның март башында исә Русия думасы депутаты Сергей Шаргунов (КПРФ) Икенче дөнья сугышында җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә амнистия проектын тәкъдим иткән иде. Шаргунов 2019 елда Мәскәүдә җәйге урам протестларында катнашучыларның эшләрен туктатуны һәм бу протестлар белән бәйле рәвештә хөкем ителгән затларны җәзадан азат итәргә чакырды.

1995 елда Икенче дөнья сугышында җиңүнең юбилее узганнан соң амнистияне һәр биш ел саен игълан итә иделәр. 2015 елда Җиңүнең 70 еллыгына амнистия турында канун өлгесен Русия президенты Владимир Путин кертте. Ул елны 42 мең тоткын һәм сак астында торучы кешеләр иреккә чыгарылды. Амнистияне бары дума гына уздыра ала.

Сәяси тоткыннарга амнистия сорап апрель башында Владимир Путинга сәяси эшләр нигезендә хөкем ителгән тоткыннарның аналары да мөрәҗәгать итте.

27 мартта Мәскәү Һелсинки төркеме "киң амнистия" таләп итүче петиция чыгарды.

Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Русия хакимиятеннән ярты миллион тоткынны коронавирустан саклау өчен ашыгыч чаралар күрүне таләп итте.

XS
SM
MD
LG