Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефть бәясе ишелде. Хөкүмәт салымнарны арттырырга мөмкин


Калифорниядәге нефть коелары
Калифорниядәге нефть коелары

WTI маркалы нефть бәясе кинәт түбән төшеп, тарихта беренче тапкыр минуска чыкты. Русия һәм аның төбәкләре икътисадына моның йогынтысы нинди булачак. Шул хакта белгечләр фикере.

West Texas Intermediate (WTI)

West Texas Intermediate (WTI) шулай ук Texas light sweet дип тә атала — Техас (АКШ) штатында чыгарыла торган нефть маркасы, нигездә бензин җитештерү өчен кулланыла, шуңа күрә бу һәм аңа охшаш нефть төрләренә ихтыяҗ зур, аерым алганда АКШ һәм Кытайда.

West Texas Intermediate маркалы нефть NYMEX биржасында 1983 елдан бирле сатыла. Дөньядагы нефть бәяләре күп очракта шушы марка бәясеннән чыгып билгеләнә.

Дүшәмбедә АКШ базарында WTI маркалы нефть бәясе кинәт аска төшеп, тарихта беренче тапкыр минуска чыкты. Бу WTI нефть килешүләрен, ягъни май ае фьючерсларын сатуның соңгы көне иде, финанс ширкәтләр аларны еш кына базар уеннары өчен куллана.

Берничә ширкәт соңгы минутта нефть сату килешүеннән арынырга тырышты. Арыну өчен аларга килешүне сатып алучыларга акча түләргә туры килде. Социаль челтәрләрдә нефтьне сатып алучыларга акча түләргә ризалар дигән язулар барлыкка килде, әмма экспертлар ул нефть чималына турыдан-туры кагылмый, сүз килешү кәгазьләре турында бара дип аңлатырга тырышты.

Сишәмбе бәяләр берникадәр тотрыкланачак дип фаразлана. Шуңа да карамастан, бу хәлләр нефтьне чыгаручылар һәм аны сатучылар өчен киләчәккә билгесезлек тудырды. Чөнки барлык нефть саклагычлар тулган. Дөньяда коронавирус сәбәпле ихтыяҗ да кими бара.

Икътисадчы Таһир Дәүләтшин, бу — вакытлыча мәсьәлә түгел, дөньяда вируска яки кризиска карамастан, нефть һәм газга ихтыяҗ кимергә тиеш иде, дип саный. Аның сүзләренчә, соңгы вакытта альтернатив энергетика чаралары барлыкка килде, нефть чыгаручы ширкәтләр артты, технологияләр гадиләште.

Таһир Дәүләтшин
Таһир Дәүләтшин

— Артыгын җитештерәчәкләре көтелгән хәл иде. Киләчәктә бу мәсьәлә көчәя генә барачак. Коронавирус моны тизәйтте. Ул булмаса, бу хәл салмаграк барыр иде. ОПЕК килешүләре (нефть чыгаруны киметү турында — ред.) нәтиҗә бирмәде, шуңа кискен хәл туды.

Базар икътисадында барысы да тауарга ихтыяҗ белән үлчәнә. Нефтьне сатучылар күп, ә ихтыяҗ кимегәннән-кими. Хәтта шулкадәр кимеде, нефть тутыргычлар тулды, аны саклар урын да калмады.

Ә нефть чыгаручы скважиналар эшен туктату үзе зур чыгымнар сорый. Озакка китсә, скважиналарны туктатырга туры киләчәк.

Ябышучан нефтьне чыгара торган урыннарда скважиналарны кабат эшләтеп җибәрү шактый катлаулы. Татарстан шулар исәбенә керә. Аны кабат эшләтеп җибәрер өчен бик күп чыгымнар кирәк булуы бар.

—​ Русиядә нефть саклагычлар ни кадәр тулган?

— Русиядә нефть саклагычларының беркайчан да күп булганы юк. Кагыйдә буларак алар диңгез буендагы терминалларда урнашкан. Бездә нефтьне саклауның тәҗрибәсе дә юк. Торба аша чит илгә, үзебезнең нефть эшкәртү заводларына җибәрәләр. Вазгыять җиңел түгел.

Бөтен илләрдә дә артыгын җитештерәләр, бу хәлдә көндәшләр көрәше артачак. Америка Кушма Штатлары үзләренең базарларын саклар өчен төрле чаралар күрәчәк. Минемчә, алар импорт пошлинасы кертәчәк. Америка иң күп нефть кулланучы ил. Елына 850 млн тонна нефть кулланалар. Бу дөньяда 20 процентны алып тора. Икенче урында – Кытай, алар 13 процент куллана. Ә калган илләр — Һиндстан, Япония, Русия 4-5 процент тирәсе. Бу илләр зур йогынты ясамый. Ә менә АКШ үз базары белән нефтькә тәэсир итә ала.

Монда кемнең акчасы күп, шул җиңәчәк. АКШ президенты Дональд Трамп Русия белән Согуд Гарәбстаны нефть мәсьәләсендә килешә алмаса, санкция кертәчәген берничә тапкыр әйтте. Санкция согудларга, русиягә каршы түгел, ә импорт пошлинасы кертү рәвешендә булачак. Америка нефтьнең бер мичкәсенә 10-20 доллар пошлина кертсә, үз базарын саклаячак, ә башкаларның нефть бәясе төшәчәк. Алар базарны да, бәяне дә югалтачак.

—​ Америка нефте бәясе төшкәч Русия нефте белән нәрсә булачак?

— Әлегә күләмен киметсә дә, Европа, Кытай Русия нефтен ала. Бәяләр вакытлыча түбән төшәргә мөмкин. Шуннан соң 20-30 долларда ныгып калуы ихтимал. Җәйгә кадәр бәя төшәчәк. Көзгә җайлашачак. Бөтен нефть ширкәтләре бөлгенлеккә чыга алмый. Нефть чыгару күләме кимиячәк, ә бәяләр үзен аклый торган чиктә калачак.

—​ Русия бюджетында нефть бәясе мичкәсе 42 доллардан исәпләнгән, бәя төшү казнага никадәр зыян китерәчәк?

— Русия бюджетына бу бик зыянлы. Үткән елда казылма байлыклар салымы 6 триллион сум иде. Аннары экcпорт пошлинасы бар иде. Хәзер бу да бетте. Табыш салымы күләмен дә киметергә мәҗбүр булачаклар. Эчке базар инде чыдый алмас. Хәзер Русиядә бензин куллану кимегән. Бензинны күпләп алу бәяләре төшә һәм нефть эшкәртүче заводлар зыянга эшли. Салым системын яңадан көйләргә туры киләчәк. Бюджетка салым керү кимиячәк.

Күптән түгел Русия финанс министры Антон Силуанов дәүләт байлыгы фондында уртача 12 триллион сум акча калган, ел азагына 7 триллион сумга калачак, диде. Ягъни быел бюджет чыгымнарны бер дәрәҗәдә тота алачак, ә киләсе елга нефтькә бәяләр шулай торса, бюджет проблемнары барлыкка киләчәк.

—​ Бу очракта хөкүмәт нишли ала?

— Салымнарны арттыра ала. Безнең салым кануннары камил түгел. Кризис бу юнәлештә эшләргә мәҗбүр итәчәк. Хөкүмәтнең салымнарны арттыру өстендә эшләргә мөмкинлекләре күп. Минемчә, нефтькә бәя шулай торса, салымнар артачак.

—​ Нинди салымнар артырга мөмкин?

— Милек салымы бар. Бездә ул бик түбән дип әйтеп киләләр. Аны күтәрергә мөмкиннәр. Табыш салымы 20%, бик түбән. Өстәмә кыйммәт салымын 18%тан 20%ка күтәрүне бик җиңел дип таптылар. Күтәргәндә халык дәшмәде. Хәзер 20%тан 22гә күтәреп куюлары бар. Монда күп юллар бар.

—​ Русия банктагы акчаларны алып тора аламы, сугыш вакытындагы кебек облигацияләрне сата аламы?

— Юк, андый очраклар булмас. Хөкүмәтнең башка механизмнары көйләнгән. Шыпырт кына, тавыш чыгармыйча салым арттыру юллары бар. Халык белән конфронатация аларга кирәкми.

—​ Нефть бәясе төшү Татарстанга, Татнефть ширкәтенә ничек йогынты ясаячак?

— Татарстан нефть ширкәтләре проблемнарын җиңеп чыгарга тиешләр. Безнең сервис, нефть табу, эшкәртү нефть ширкәтләренең үзләрендә тупланган. Нефтьнең күп өлешен үзебездә эшкәртәбез. Продукциягә бәяләр бик төшми. Күләме дә төшмәячәк. Шуңа Татнефть бу проблемнарны югалтуларсыз үтәчәк. Кече нефть ширкәтләре бар, алар Татнефтькә йөз тота. Чиста экспортка юнәлтелгән ширкәтләрнең хәле авыр булачак. Чөнки хәзер нефть торба аша сатыла һәм анда кемнең күпме нефть кертүенә квота билгеләнәчәк. Мондый очракта зур ширкәтләр генә отачак.

* * *

Икътисад фәннәре докторы, Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Вадим Хоменко нефтьнең чын бәясе фьючерстан аерылырга мөмкинлеген әйтә.

Вадим Хоменко
Вадим Хоменко

— Спекуляция спекуляция инде ул. Нефть базары да шундый. Төп контрактлар фьючерска нигезләнгән. Нефтьнең чын бәясе аңардан аерылып торырга мөмкин. Алар бәяне төшерә, аннары очсызга алып, кыйммәткә сатудан файдаланып калмакчы. Алга китеш тә бар. Кытайда 99 процент җитештерү эшли башлады. Европа да карантин чикләүләрне әкренләп бетерә башлады. Май аенда вазгыять тотрыклана башларга тиеш. Белгечләр икенче яртыеллыкта уңай күренешләр булачак ди.

— Моны нефть базары өчен көрәш дип кабул итәргә мөмкинме?

— Әйе. Хәтта Русия ягы да нефтькә түбән бәядә американнар төшеп калачак дип әйткән иде. Чөнки аларда нефть табуның үзкыйммәте югары. Шулай уйнарга теләделәр. Ләкин нефть бәясе шул кадәр төште, хәтта без дә аны керемле итә алмыйбыз. Русиядә 20 доллардан төшсә, зыянга эшли башлый. Согуд Гарәбстанының үзкыйммәте азрак, ләкин аларга да авыр. Алар үз бюджетында нефть бәясен 80 доллар белән исәпләде, шуңа карап социаль програмнар корды. Русиягә нефть чыгаруны киметүдә алдан ук килешүгә барырга кирәк иде. Хәзер тәүлегенә 2,5 млн мичкәне киметү ул бик күп. Бу — спекулятив базар. Хәзер уйныйлар.

— Нефть чыгару кимесә, аны торгызу ни кадәр авыр булачак?

Аз табышлы нефть чыгаруны киметергә мөмкиннәр. Бу Татарстан һәм Башкортстанга кагыла

— Бу бик авыр. 2,5 млн мичкәне хәзер Русиянең нефть ширкәтләре арасында бүлеп чыгарга кирәк. Бернинди алгоритмнар да юк. Бер куркыныч ягы бар. Хәзер аз табышлы нефть чыгаруны киметергә мөмкиннәр дигән фикер бар. Бу Татарстан һәм Башкортстанга кагыла. Бездә нефть чыгару зур чыгымнар сорый. Ә инде скважинаны туктатып, аны торгызу бик кыйммәткә төшәчәк.

— Русия икътисадына нинди йогынты ясаячак?

— Бюджетның яртысы диярлек нефть кеременнән тора. Татарстанда да шулай. Салымнар килмәячәк. Моннан тыш, нефть ширкәтләре әле компенсация дә сораячак. Бюджет күләме һичшиксез кимиячәк. Илкүләм проектлар да туктап калды.

— Хакимият нинди чаралар күрергә мөмкин, салым җыюны арттыру була аламы?

— Салымны арттыру дөрес булмас иде. Европа илләрендә салымны арттырмыйлар, киресенчә, компенсация түләү кирәк. Теләсәләр дә, мөмкин түгел бу. Илдә беркадәр резерв бар. Япония, Беларус, Швеция, Һонг-конгка карагыз. Анда бу чиргә каршы чикләүләр шактый йомшак. Алар җитештерүне, хезмәтләрне ул кадәр киметмәде. Аларга карарга кирәк. Анда чирнең ничек таралуына карагыз. Анда чирнең таралуы башка илләрдәгедән күбрәк түгел. Җитештерүне ул кадәр үк киметү кирәкме икән? Җитештерүне беренче мәртәбә шул кадәр нык киметәләр, ә төрле вакытта төрле эпидемияләр булган бит. Ә икенче дулкыны башланса, икътисад тәмам җимереләчәкме? Чаралар артык ныклы кебек, иминлекне уйларга кирәк инде ансы. Әмма хәзер ширкәтләргә ярдәм итәргә кирәк, бу хәлдән чыгу өчен ресурслар да кирәк. Киресенчә, салымнарны киметү һәм кредит ресурслар белән ярдәм итү кирәк. Кредит һәм салым сәясәтен яңадан карарга кирәк. Керемнәр арасында шул кадәр зур аерма булганда, куллануны арттыру һәм шуның аша җитештерүне арттыру максатына берничек тә ирешеп булмаячак. Русиягә карасагыз, керемнәр күләме бик нык аерыла. Русиядә 10 процент иң байлар һәм 90 процент иң ярлылар яши. Шуңа күрә, икътисадка күпме генә акча кертмә, ул акчалар бер үк кулларда тукталып кала икән, илдә сатып алу мөмкинлеге булган кешеләр артмаячак. Хәзер илдә алып барылган сәясәткә бөтенләй башкача карарга вакыт җитте.

Безнең татар һәм башкорт нефтеннән ул матдәләрне аера башласаң, анда ниләр генә юк, ул алтын кебек булачак

Нефтькә килгәндә, безнең илдә эшкәртүгә игътибар булмады, нефть бюджетны тулыландыруда зур әһәмияткә ия диделәр. 20 ел элек төп игътибар нефтькә иде, хәзергәчә шулай калды, берни үзгәрмәде. Үзгәртергә теләмәделәр. Нефть кыйбат булганда тормыш бик җиңел иде бит. Ә бәя төшкәндә нишләргә? Ә нефть базары күптән калтырый башлаган иде бит. Мичкәсенә 120-130 доллардан кисәк кенә 30-га төшкәне дә булды. Бәясе дүрт тапкырдан да артыгракка төште. Бюджетка да бик нык тәэсир итте. Ул чакта мондый сәясәттән баш тартырга кирәк иде. Нефть чыгаруны киметү зарурлыгы да юк, аны эшкәртүгә игътибарны арттырырга кирәк иде, аннан күп нәрсә җитештереп була бит. Менделеев әйтмешли, нефть ягу ул кыйммәтле кәгазъләр ягуга тиң. Анда кыйммәтле матдәләр шул кадәр күп ки, безнең татар һәм башкорт нефтеннән ул матдәләрне аера башласаң, анда ниләр генә юк, ул алтын кебек булачак, сәнәгатьне күздә тотканда. Шуңа күрә нефтьне эшкәртүгә игътибарны арттырырга кирәк. Безнең нефтьтән бик күп материаллар ясарга була. Ә чи нефть сату нефть бәясе үзгәрүгә бәйлелек булып калачак.

* * *

Лондондагы "Капитал экономикс" (Capital Economics Ltd) ширкәтенең базарлары формалашып килүче илләр белгече Лаэм Пич нефть бәясенең кисәк төшүе Русия хөкүмәтенең төп проблемына әверелде һәм быелгы бюджет балансын зур дефицитка дучар итәчәк ди.

Нефть базарындагы хәзерге вазгыяьне ул сатуга тәкъдим ителгән нефтьнең артык күп булуы һәм аны саклау урыннарының җитешмәве белән аңлата. Пич әйтүенчә, WTI маркалы нефтьнең бәясе тискәре якка чыгу аны саклау урыннарында тоту мәҗбүриятеннән котылу өчен инвесторларның нефтьне алучыга үзләре өстәп түләргә әзер булуын күрсәтә.

"Русия рубленә бу ничек тәэсир итәчәк дигәндә, Brent маркалы нефтьнең мичкәсе 20-25 доллардан сатылганда доллар 77-80 сум торачак. Нефть бәясе әле беркадәр вакыт шулай түбән булып калачагын исәптә тотканда, бу ОПЕК+ (Русияне дә үз эченә ала) кысаларында нефть чыгаруны киметү таләбенең яхшырак үтәлүенә этәргеч булыр дип уйлыйбыз", ди ул.

Пич фикеренчә, бюджет дефициты хөкүмәт өчен алай ук куркыныч булмаячак.

"Бу зур проблем булмаска тиеш, чөнки бу дефицитны каплау өчен хөкүмәт Дәүләт муллык фондын куллана ала. Әмма коронавируска каршы чаралар өчен бюджет чыгымнарының артуы сәбәпле, финанс ярдәме күләме көтелгәннән азрак булырга мөмкин. Күрәсең, бу Үзәк банкта банк процентларын киметү мөмкинлеген арттырыр. Инфляция әле түбән булып кала, һәм рубльнең арзанаюы инфляцияне Үзәк банкта бу елга куелган максатлардан күпкә югарырак күтәрмәскә тиеш", ди белгеч.

Халыкара энергетика агентлыгы фаразлавынча, апрельдә нефть куллану соңгы 25 елдагы иң түбән дәрәҗәдә булачак. Ел башыннан бирле бәяләре, маркаларына карап, 55-65 процентка төште.

Русия бюджетының керемнәр өлеше нефть бәясенә бик нык бәйле. Финанс министры Антон Силуанов, хәзерге бәяләр белән Дәүләт муллык фонды акчаларыны 2024 елга кадәр җитәчәк ди. Элек финанс министрлыгы бу акчаларның алты-ун елга җитүенә өметләнә иде.

XS
SM
MD
LG