Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарский на каждый день: Өй эшләре (Домашние хлопоты)


Не все любят убираться, но делать это приходится всем. Притом не просто протереть пыль, помыть полы, а именно разобрать гардероб, лишние вещи, провести генеральную уборку. Именно эту лексику и эти фразы мы будем учить сегодня на татарском. Киттек!

ЙОРТ ЭЧЕНДӘ – ВНУТРИ ДОМА

  • Аш бүлмәсе – кухня
  • Кунак бүлмәсе – гостиная
  • Йокы бүлмәсе – спальня
  • Балалар бүлмәсе – детская
  • Эш бүлмәсе – кабинет
  • Чишенү бүлмәсе – гардеробная
  • Өйалды – прихожая
  • Юыну бүлмәсе – ванная комната
  • Бәдрәф – туалет
  • Чорма, чарлак – чердак
  • Идән асты подвал
  • Баз погреб
  • Бакча – сад/огород

НАЗВАНИЕ МЕБЕЛИ НА ТАТАРСКОМ

  • Өстәл – стол
  • Урындык – стул
  • Эскәмия – скамейка
  • Киштәләр – полки
  • Көзге – зеркало
  • Ятак – кровать
  • Мендәр – подушка
  • Юрган – одеяло
  • Җәймә – покрывало
  • Пәрдә – шторы
  • Челтәр – занавеска
  • Келәм – ковер
  • Диван – диван
  • Кәнәфи – кресло
  • Чүплек савыты – мусорка
  • Чүплек чиләге – мусорное ведро
  • Суыткыч – холодильник/морозильник
  • Плитә – плита
  • Микродулкынлы мич – микроволновка
  • Савыт юу машинасы – посудомойка
  • Кер юу машинасы – стиральная машина
  • Чәйнек – чайник
  • Каһвә машинасы – кофемашина

НУЖНА ЛИ ПЕРЕСТАНОВКА?

  • Әйберләрнең урынын үзгәртү – перестановка
  • Әйберләрнең урынын үзгәртәсем килә – хочу переставить мебель
  • Гөлләрнең урынын алыштырдым – переставил(а) горшки с цветами
  • Диванны эттем – подвинул(а) диван
  • Яңа әйберләр сатып алдым – купил(а) новые вещи
  • Сәгать / рәсем элдем – повесил(а) часы / картину
  • Пәрдәне алыштырдым – поменял(а) шторы
  • Келәмне чыгарып ташладым – выкинул(а) ковер
  • Пуфик алып куйдым – купил(а) пуфик
  • Уенчыкларны тартмаларга тутырып, киштәгә урнаштырдым – сложил(а) игрушки в ящик и убрал(а) на полку

ӨЙ ҖЫЕШТЫРУ – УБОРКА ДОМА

  • Юарга – стирать / мыть
  • Савыт юарга – мыть посуду
  • Идән юарга – мыть полы
  • Кер юарга – стирать белье
  • Кер төрергә – сложить бельё
  • Келәм юарга – мыть ковер
  • Савытны савыт юу машинасына тутырырга – разложить посуду в посудомойку
  • Тузан сөртергә – протирать пыль
  • Урнаштырырга – раскладывать
  • Туздырырга, таратырга – раскидывать
  • Тәртип – порядок
  • Тәртиптә тотарга – держать в порядке
  • Тәртипкә китерергә – приводить в порядок
  • Тәртипсезлек – беспорядок
  • Өйне астын-өскә китерергә – устроить бардак
  • Бүген өй җыештырырга кирәк – сегодня нужно провести уборку
  • Ирем машина юа – мой муж моет машину
  • Әби гөлләргә су сибә – бабушка поливает цветы
  • Балалар уенчыкларын җыя – дети собирают свои игрушки
  • Шкафтагы киемнәрне араладым – устроила разбор гардероба
  • Кер эләм – вешаю белье
  • Кер үтүклим – глажу белье
  • Кирәкмәгән әйберләр – ненужные вещи
  • Артык әйбер – лишняя вещь
  • Чүп – мусор
  • Чүплек – мусорка
  • Капчык – мешок
  • Ташларга – выбросить

10 кирәкмәгән әйбердән котылабыз – Избавляемся от 10 ненужных вещей!

  • Иске ачык хатлар – старые открытки
    – Макулатура гына!
  • Язмый торган каләмнәр – непишущие ручки
    – Котылабыз!
  • Иске кием – старая одежда
    – Кемгә кирәк икән ул?
  • Актуаль булмаган документлар – неактуальные документы
    Олактырабыз!
  • Иске, савытның төбендә генә калган косметика – старая или почти закончившаяся косметика
    –​ Жәлләмәгез!
  • Кирәкмәгән чеклар – ненужные чеки
    Чүплеккә!
  • Тузанга баткан чыбыклар, зарядниклар – запыленные провода, зарядники
    Күптән ташлыйсы булган!
  • Иске йомшак уенчыклар – старые мягкие игрушки
    – Тузан җыеп яталар! (Пылесборники! )
  • Тишек оеклар – дырявые носки
    Чүплеккә!
  • Куллану вакыты чыккан дарулар – лекарства с истекшим сроком годности
    – Урынны алып ятмасын!

РАСПРЕДЕЛЕНИЕ ОБЯЗАННОСТЕЙ ТАТАРЧА

  • Кем тәрәзә юа? – Кто моет окна?
  • Кем тузан сөртә? – Кто протрёт пыль?
  • Кем савыт-саба юа? – Кто помоет посуду?
  • Кем ашарга пешерә? – Кто приготовит еду?
  • Кем тузан суырта? – Кто пылесосит?

Ә ГӨЛЛӘР? – А ЦВЕТЫ?

  • Гөлләргә су сибәргә – поливать цветы
  • Гөлнең туфрагын алыштырырга – поменять землю цветка
  • Гөлләрне күчереп утыртырга – пересадить цветы
  • Гөлләрнең яфракларындагы тузанны сөртергә – протереть пыль с листьев цветка

Ну а теперь обсудим тему домашней уборки в разговорных диалогах:​

Кирәкмәгән әйберләрне яратмыйм!

  • Сәрия: Сәлам! Нихәл сез?
  • Азилә: Сәлам! Ярый, үзегездә? Нишләп ятасыз? Өй җыештырасыңмы әллә?
  • Сәрия: Яхшы. Әйе, бүген көне буе өй җыштырам. Аш бүлмәсеннән башлаган идем. Менә хәзер шкафтагы киемнәрне аралыйм. Өйдән өч капчык чүп чыгардым.
  • Азилә: Мин дә кичә балконны җыештырдым. Алайса атлап йөреп булмый иде инде. Әллә ничә капчык ташладым, ике капчык приютка илттем. Тәрәзәләр юдым.
  • Сәрия: Минем чорма буш. Кирәкмәгән әйберләрне яратмыйм. Котылырга тырышам.
  • Азилә: Дөрес эшлисең!
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:39 0:00
йөкләү

Үзгәргән!

  • Әминә: Зилә, мин кайттым! Монда үзгәрешләр бар икән!
  • Зилә: Әйе, өйләр җыештырдым да, әйберләрне күчереп куясы килде. Я, ничек сиңа?
  • Әминә: Ошый. Ә келәмне кая куйдың?
  • Зилә: Ташладым. Тузан җыеп тора.
  • Әминә: Кызык!
  • Зилә: Күрдеңме, матур пуфиклар алып куйдым. Ошыймы?
  • Әминә: Әйе, матур булган. Диванны да этеп куйган. Ә чәчәкләрне кем бүләк итте?
  • Зилә: Үзем заказ бирдем. Матур ич!
  • Әминә: Искиткеч!
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:30 0:00
йөкләү

Ну что же, а теперь время традиционного теста! Проверьте, хороши ли вы усвоили всю лексику и фразы:

Тест: Өй эшләре

Тест: Өй эшләре

Сынау

Как вам наш урок? Пишите нам на почту (eydetat@gmail.com) и в соцсетях, что понравилось, а что нет. Напоминаем, что вы также можете учить татарский с помощью наших курсов "разговорный татарский для начинающих" и "разговорный татарский для продолжающих".

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Так же мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.

Встретимся на следующем занятии. ​Сау булыгыз!

татарский на каждый день

Данный курс рассчитан для практики татарского языка в бытовых ситуациях, для каждодневного использования. Урок включает в себя набор необходимой лексики и фраз, жизненные диалоги с аудио озвучкой, интересные фразы, тест для самопроверки.

XS
SM
MD
LG