“Репортеры без границ” халыкара оешмасы ел саен чыгара торган матбугат иреге рейтингында Русия быел да 149нчы урынны алган. Рейтингта 180 ил катнаша.
“Репортеры без границ” белгечләре белдергәнчә, Русиядә соңгы бер ел эчендә хакимиятнең бәйсез медиаларга басымы, интернетта сайтларны томалау, аерым журналистларны, блогерларны эзәрлекләү очраклары арткан. Социаль челтәрләрдә ялган мәгълүмат таратуда “дәүләт яллаган интернет-трольләр” катнашуы арткан.
Матбугат иреге торышы иң яхшы дип табылган илләр - Норвегия, Дания, Финляндия. Исемлекнең ахырында – Эритрея, Төркмәнстан һәм Кытай.
Рейтинг авторлары белдергәнчә, киләсе ун ел журналистика һәм гомумән сүз иреге өчен авыр еллар булачак, чөнки хәзер дөнья илләрендә авторитар режимнарның агрессив гамәлләре аркасында килеп туган зур геосәяси кризис бара. Шул ук вакытта җәмгыятьнең капма-каршы фикергә бүленүе белән бәйле демократия кризисы да күзәтелә. Өченче яктан, дөньяда икътисади кризис башланды, бу да журналистиканың сыйфаты һәм ирегендә чагылыш табачак дигән белгечләр.