Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пандемия уразасы. 6 мөһим сорауга имам җавабы


"Ярдәм" мәчетендә ризыкларны пакетларга тутыру

Пандемия вакытында уразаны кичетереп буламы, ифтарларны ничек оештырырга, мәчетләр ябылган вакытта Рамазан аенының махсус намазлары өйдә укылса, савабы бармы? Азатлык иң еш бирелә торган сорауларга җаваплар туплады.

23 апрель кояш бату белән мөселманнар өчен изге Рамазан ае башлана. Бүген Рамазан аенда гына укыла торган беренче тәравих намазы була, ә 24 апрель мөселманнар уразага керә.

Пандемия мөселманарның да тормышын үзгәртте, мечетләр ябык, зурлап уздырылган ифтарлар да булмаячак.

Азатлык укучыларында пандемия вакытында ураза тоту турында төрле сораулар туа. Без аларның иң мөһимнәрен туплап Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе, Кабан арты мәчете имамы Йосыф Дәүләтшинга юлладык.​

1. Пандемия вакытында уразаны ничек тотарга? Иммунитет көчле булсын өчен вакытында сыйфатлы тукланырга кирәк, ә монда ни ашарга, ни су эчәргә ярамый. Ә авырып китсәм?

Йосыф Дәүләтшин
Йосыф Дәүләтшин

— Пандемия уразага берничек тә тәэсир итми. Сау-сәламәт кеше ураза тотарга тиеш. Бу – елына бер тапкыр килә торган мөмкинлек. Әмма авырып китә икән кеше, сәламәтлегенә, гомеренә куркыныч яный икән, уразасын тотмый. Аллаһы тәгалә авыру яки сәфәрдә булган кеше уразасын соңыннанга калдырып тотып бетерә ала диде.

Иммунитетка килгәндә, хәзерге заман сәхәрләре, авыз ачканда әзерләнгән табыннарны искә алганда ачка үлмибез. Әби-бабаларыбызның ачлык, сугыш елларында сәхәренә, ифтарына ризыгы булмаган, әле көне буена урак тотып басуда эшлисе булган. Алар ачка үлсә, без бүген ашап үләбез. Киресенчә, бер ай булса да ашауны киметеп, кеше организмы чистарына, яңа күзәнәкләр барлыкка килә, яңара. Бу — хәерлерәк. Җимешләр, су белән авыз ачабыз, аннан басып намаз укыйбыз. Ул вакытта җимеш, су организмны уятып, кабызып җибәрә. Аннан ашап алабыз, аннан ястү белән тәравих намазларына басабыз. Пәйгамбәребез саулыкны төнге намазлардан эзләгез дигән.​

2. Кунакка йөрү тыела, бикләнеп утырабыз. Рамазандагы авыз ачуны ничек оештырырга? Ифтарны бергәләп уздыруның савабы күбрәк бит.

— Соңгы елларда без кешеләрне мәчетләргә йөрергә, андагы вәгазь-нәсихәтләрне тыңларга, бергәләп дога-теләкләр белән авыз ачарга өйрәттек. Нишлисең, быел Раббыбыз бу ишекләрне япты. Авыз ачуларны өйдә, гаилә, балалар белән бергә уздыру да бик мөһим һәм күркәм гадәт.

3.Үзем ураза тота алмыйм, әмма кешеләрне кафега яки өйгә чакырып ашата идем. Хәзер нишләргә?

— Телим дигән кешегә савап алырга юллар күп. Быел без азык-төлек җыеп, район мәчетләре аша таратырга ниятлибез. Ризыкларны өйдә пешереп туганнарыгызга, күршеләрегезгә кертә аласыз. Ишек төбендә дә калдыра аласыз. Акчасы булган кешегә хәләл кафелар эшли, телефоннан шалтыратып заказ бирәсез дә, адресын әйтәсез. Хәләл кафеларга да файда булыр! Аларга бүген сәүдәләрен саклап калу ансат түгел. Ай башында ук кешеләргә хөрмә-финиклар биреп куярга була. Сезнең хөрмәгез белән бөтен гаиләсе авыз ачса, күпме савап җыясыз. Бер дустым тартма белән тәмле хөрмә китереп китте, Аллаһның рәхмәтендә булсын.

Авыруы яки картлыгы сәбәпле уразасын бөтенләй тота алмаган кеше фидия садакасын бирә. Диния нәзарәте көненә 200 сум дип билгеләде. Әмма бу авыруы савыкмыячак гозерле кешеләргә генә. Үзебезнең Кабан арты мәчетендә ел саен фидия акчаларын кабул итәбез. Фидия садакасын мәчет файдасына тотарга ярамый, ул мескеннәр хакы. Гадәттә без хәләл кафелар белән килешеп, 200 сумлык төшке ашлар әзерләп, тартмаларга салып кешеләргә таратабыз. Узган ел җыелган фидия акчасына 1 мең кешегә әзерләтеп тараттык.

4. Тәравих намазын хәзер мәчеттә укырга ярамый, өйдә, җәмәгатьсез укысаң, гөнаһ саналамы? Анда бит озын сүрәләр укыла, ничек һәм нинди сүрәләр белән укырга кирәк?

— Һичшиксез, тәравих намазлары Рамазанның зиннәте булып тора. Элек без мәчетләргә җыелышып Коръән хафизларга оеп укыдык, күп мәчетләрдә Коръән хәтем ителде. Әмма тәравихны өйдә дә уку дөрес. Гаилә башлыгы имам булып баса, яки улын бастыра, аның артында уллары, аннары хатыны белән кызлары тезелеп баса. Белгән сүрәләрен кулланып 20 рәкәгать итеп укыйлар. Озак итеп рөкугъ һәм сәҗдәләрен кылырга мөмкин. Мәчеттән ашыгып кайтасы юк. Тәмләп дога, теләкләр кылу мөмкинлеге дә бар. Алдан термос белән чәй әзерләп, намазлар арасында чәйләп тә алырга бик мәслихәт. Организмга су күп кирәк.

5. Рамазан гаетен дә өйдә укыргамы? Бәйрәм намазы итеп укылачакмы ул?

— Гаеткә кадәр пандемия бетмәсә, мәчетләр ачылмый икән, димәк гает намазы да укылмый. Гает һәм җомга намазлары фәкать мәчеттә җәмәгатьчелек белән бергә уку гына дөрес санала. Бүген пандемия аркасында без җомга намазын да укымыйбыз, ә җомга намазы ике гаеттән дә әһәмиятлерәк. Шулай да, гает була, әмма намазсыз рәвештә. Шөкер, иртә белән коймак исләрен чыгару, гаилә белән җыелышып тәм-том ашау карантин кагыйдәләрен бозмый. Балалар матур күлмәкләрен кисеннәр, бер-берсен тәбрик итәргә. Әти-әниләрне, якыннарны күчтәнәчләр, бүләкләр белән сөендерү хәстәрлеген алдан күрү кирәк. Интернет кибетләр, чәчәк кибетләре бүген өйгә дә китереп бирә.

6. Көн дәвамында өйдә утырырга туры килә хәзер. Моңа кадәр эш белән уза иде ураза. Онытыласың, ә өйдә суыткыч ишеге гел ачыла, даими ашала. Нишләргә соң, йә?

— Имамнар да Рамазанны мәчетләрдә уздырырга күнегеп беткән иде, көн дәвамында ифтарга, сәхәргә, намазга әзерләнәсең, эш белән чыннан да көн ялт итеп узып китә. Өйдә, билгеле, авыррак. Әмма, өйдә дә алдан көн тәртибен кертергә кирәк. Ата-аналарга балаларының укуын да, үз эшен, ял вакытын төгәл билгеләргә туры киләчәк. Көн тәртибенә төрле файдалы эшләр язып, мәсәлән, көн саен биш бит булса да кызыклы китап уку, сүрәләр яки чит телдән биш сүз өйрәнү кебек биремнәр булса, балаларга да кызык, өлкәннәргә дә җиңелрәк. Һәр кич нәтиҗәләр ясап була, Рамазан көндәлеген алып барырга мөмкин. Аш бүлмәсенә дә сирәгрәк керергә туры киләчәк. Авылда яки үз йортлары белән торучыларга тагы да рәхәтрәк, бу вакытта ишегалдында, бакчада мәшәкать күп.

фикерләр (3)

бу форум ябык

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG