Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан пандемия шартларында зыян күргән бизнеска 1,3 млрд сумлык ярдәм күрсәтә


Алексей Песошин
Алексей Песошин

Ярдәм чаралары алты айга исәпләнгән, вазгыятькә карап, бу вакыт озайтылырга мөмкин.

Татарстан хөкүмәте коронавирус пандемиясе шартларында зыян күргән урта һәм кече бизнес ширкәтләренә ярдәм күрсәтәчәк. Бу максаттан республика 1,3 миллиард күләмендә акча бүлеп бирә. Бу турыда Татарстан хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин белдергән, дип яза Коммерсант.

Песошин аңлатканча, Татарстан федераль үзәк “аеруча зыян күргән тармаклар” исемлегенә кертмәгән тармакларга ярдәм күрсәтәчәк. Аерым алганда, эшмәкәрләргә чимал, җиһазлар сатып алу, хезмәт хакы түләү өчен ике елга зур булмаган кредитлар бирергә мөмкиннәр, беренче ярты елда ул елына 1 процент ставка белән бирелә. Песошин сүзләренчә, икътисадның торышына карап, түбән процент ставкасы куллану алга таба да дәвам итәргә мөмкин.

Мондый ярдәм чаралары күрсәтелсен өчен, ширкәт хезмәткәрләренең 90 процентын саклап калырга, һәм аның керемнәре узган елның шушы ук айлары белән чагыштырганда 30 процентка кимегән булырга тиеш.

Азык-төлек һәм эчемлекләр сатучы ширкәтләргә аларны илтеп бирү бәясенең бер өлешен дәүләт күтәрәчәк.

"Мастер" һәм "Химград" сәнәгать парклары резидентларына аренда өчен түләү кичектерелә.

Моңа кадәр Татарстан хөкүмәте дәүләтнеке булган күчемсез милек өчен аренданы кичектергән иде. Шәһәр һәм районнарда муниципаль милеккә карата да шундый ук карар кабул ителер дип көтелә.

Песошинның чыгышына җавап йөзеннән “Бердәм Русия” әгъзасы һәм "КАМАЗ-марко" ширкәте мөдире Роман Мугерман гадиләштерелгән салым системында (УНС) салым ставкаларын киметүне тәкъдим иткән. Песошин моңа “тормыштагы бөтен очракларга да бер дару була алмый” дип белдергән, һәм андый чараларның алга таба каралуы мөмкин дигән.

Изоляция режимыннан зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәм буласы турында 22 апрельдә Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова белдергән иде. Ул президент Рөстәм Миңнехановның эшмәкәрләр белән даими очрашып торуын, аларга ярдәм карары әзерләнгәнен әйтте.

Татарстанда март ахырында изоляция режимы кертелде. Русиядә президент Владимир Путин карары белән апрель ае дәвамында халыкка өйләрендә калу таләбе куелды. Махсус режим аркасында илдәге кече һәм урта эшмәкәрләрнең зур өлеше финанс кыенлыкларга юлыкты. 15 апрельдә чыгышында Путин коронавирустан аеруча зыян күргән төбәкләргә ярдәм күрсәтеләчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG