Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин кече һәм урта ширкәтләргә ярдәм итәргә кушты


Русия президенты Владимир Путин
Русия президенты Владимир Путин

Моннан тыш ул төбәкләргә өстәмә 200 млрд, авиациягә 23 млрд сум бүләргә кушты.

15 апрель көнне Русия президенты Владимир Путин ил хөкүмәте белән киңәшмәдә кече һәм урта ширкәтләргә туры финанс ярдәм күрсәтергә кушты. Бу акчаларны ширкәтләр хезмәт хакларын түләүгә һәм башка ашыгыч ихтыяҗга куллана алачак. Ярдәм күләме һәр ширкәт очрагында аерым саналачак.

Путин сүзләренчә, ярдәм алу өчен төп күрсәткеч – ширкәттә эшләүчеләрнең эш урыннарын саклау. Әлеге таләп үтәлсә, апрель өчен финанс ярдәм ширкәтләргә 18 майдан күчереләчәк. Май өчен ярдәм акчалары июньдә күчәчәк.

Моннан тыш Русия президенты бюджеттан төбәкләргә өстәмә 200 млрд сум бүләргә кушты. Аның сүзләренчә, бу акчалар төбәк бюджетларын "баланска кертү" өчен тотылачак. Авиация өлкәсенә ярдәм буларак 23 млрд сум бүленәчәк.

Хезмәт хакларын түләү өчен кредитлар күләменең кимендә 75%-ы Внешэкономбанк гарантияләре белән тәэмин ителәчәк. Бу кредит ресурсларын алу мөмкинлеген җиңеләйтәчәк, диде Путин.

Русия президенты пандемиядән зыян күргән өлкәләр исемлегенә азык-төлектән тыш башка тауар саткан ширкәтләрне дә кертергә тәкъдим итте. Ул икътисадның һәр өлкәсенә аерым ярдәм чараларын карарга кушты.

  • Путин коронавируска бәйле халыкка инде берничә тапкыр мөрәҗәгать итте. Башта ул бер атнаны ял атнасы итеп игълан итсә, аннары ял көннәрен апрель азагына кадәр озайтты. Бер чыгышында Русия президенты коронавирусны бәҗәнәкләр һәм кыпчакларга тиңләде.
  • 15 апрель көненә Русиядә 24 490 кеше коронавирус йоктырган. Соңгы тәүлектә генә 3388 яңа очрак теркәлгән. Авырудан Русиядә барлыгы 198 кеше үлгән.
  • Татарстанда рәсмиләр коронавирусны 107 кеше йоктырган дип хәбәр итә. 30 марттан республикада "үзизоляция" тәртибе кертелде, урамга махсус рөхсәт белән генә чыгарга ярый. Бу азык-төлек кибетенә, даруханәләргә, хастаханәләргә баруга кагылмый.

Рәсми саннар. 15 апрель 2020

төбәкләравыргансавыкканүлгән
Башкортстан149 (+20)9 (+0)5 (+2)
Татарстан 107 (+0)14 (+0)0 (+0)
Русия24490 (+3388)1986 (+292)198 (+28)

стоп.коронавирус.рф

Азатлык коронавируска бәйле барлык соңгы хәбәрләрне, актуаль киңәшләрне җанлы блогта теркәп бара.

XS
SM
MD
LG