Республика хастаханәләрендә 240 кеше ята, егерме сигезе авыр хәлдә. Барлыгы 57 кеше савыгып чыккан. Бу саннарны көндәлек брифинг вакытында Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин китерде.
Районнарда авырулар саны да әйтелде. 24 апрельгә коронавируслы авырулар Башкортстанның 58 районында бар. Аларның иң күбе Уфада (188), Бәләбәйдә (42), Туймазыда (17), Кушнарен районында (12), Октябрьски районында (11).
Кырмыскалы районы һәм Стәрлетамакта тугызар авыру, Зианчура, Иглин, Миякә районнарында һәм Нефтекама шәһәрендә – сигезәр, Благовещен һәм Дүртөйле районнарында, Бирск һәм Мәләвез шәһәрләрендә җидешәр авру теркәлгән.
Забелиннан Башкорт дәүләт медицина университетының COVID-19 һоспитале итеп үзгәртелгән хастаханәсендә 22 апрельдә үлгән авыру турында да сорадылар. Забелин бу сорауга кискен итеп: “Ул пациент коронавирустан үлмәде” дип җавап бирде.
Хастаханәдә дәваланучы пациентларның берсе коронавирустан үлүе хакында аның баш табибы Евгений Сырчин хәбәр иткән иде. Бу хәбәре өчен табибка кисәтү ясадылар.
Әлеге вакытта Башкортстанда сигез хастаханәдә карантин игълан ителгән. Соңгылардан булып Кырмыскалы район хастаханәсендә кертелде.