Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гел карадан гына тормый дөнья..." Коронавируска каршы — иҗат


Шигърият бәйрәме быел катлаулы чорга туры килде. Әмма иҗатны хәтта зәхмәт тә туктата алмый икән. Киресенчә, айдан артыкка сузылган ясалма "ял"ларда халык үзен кая куярга белми каләмгә тотына. Шигърият көне форсатыннан, бүген сезгә шул "вируслы иҗат" җимешләрен тәкъдим итәбез.

Коронавирус турында беренче шигырьне күптән түгел бакыйлыкка күчкән Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин язган иде. Аның кул арты җиңел булды − әлеге темага бик күпләр шигырь иҗат итә башлады. Алар интернет сәхифәләрдә дә, социаль челтәрләр аша да, ватсаптагы төркемнәр аша да тарала. Шулай ук коронавирус хакында мәзәкләр һәм көлкеле видеоязмалар да тараталар. Хәтта кайбер фильмнарны татарча яңгырату очраклары да бар. Изоляция иҗатка зур мөмкинлекләр ачты.

Башкортстанның халык шагыйре Гөлфия Юнысова "Без җиңәрбез – яшәр кешелек" дип аталган 30 строфадан артык күләмле шигырь язган. Анда коронавирусның табигать өчен уңай ягы да булуы әйтелгән, аның кешелек өчен кисәтү булуы ассызыкланган:

Гел карадан гына тормый дөнья,
Хәбәрләр бар – җанны дәвалар:
Вирус белән көрәш барышында
Тазарына икән һавалар.

Һәм сафлана икән диңгез, елга
Газдан, сөремнәрдән арынып.
Җирне тукландырыр катламнар да
Бетми икән катып, ярылып.

Рәхәтләнеп тыннар ала икән
Җир үпкәсе булган урманнар.
Бу чир – кисәтүе Бөек көчнең,
Бу – искәртү безгә, туганнар!

Башкортстан Язучылар берлеге каршындагы татар берләшмәсенең элекке җитәкчесе Фәния Габидуллина коронавирус тудырган авырлыкларга зарлана һәм бу тыюлар сәбәпле, балалар бакчасына бара алмаган оныгыннан зарлана:

Бер ягымнан онык тарта,
Йә кулдан, йә итәктән.
Илһам кача, китәм инде
Оныгымны җитәкләп.

Нәрсә аңа сезнең вирус.
Нәрсә сезнең карантин
Көн дә иртән сикереп тора.
Мин бакчага барам дип.

Бакча-мәктәп карантинда,
Калмады уйнар уен.
Яңа уен иҗат итәм
Каләмне читкә куеп.

Авыргазы районының Степановка авылында яшәүче шагыйрь Эльверт Хаматшин коронавирустан куркуга төшкән халыкка гаҗәпләнү белдерә:

Бу вирус белән көрәштә
Бар хокуклар чикләнде.
Барлык халык дер калтырап,
Өйләренә бикләнде.

Куркып яши хәзер кеше
Таҗлы вирус чиреннән.
Күрше курка күршесеннән,
Хатын шөрли иреннән.

Япты кеше ачык җирен
Ябык хәтта йөзе дә.
Шикләндерә аны хәтта
Чагылышы көзге дә.

Беләм, болай яшәп булмас,
Хәтәр шуңа эшебез.
Күз дә күрмәс бер вирустан
Шыр җибәргән кешебез.

Бу юлларның авторы Эльверт Хаматшин сүзләренчә, авылда халык элекке кебек капка төпләренә чыкмый, күршесе белән дә аралашмаска тырыша. Күрше күршедән курка.

Уфада яшәүче шагыйрь Руслан Сөләйманов өйдә генә утырудан туйган халыкның урамга чыгу өчен төрле сәбәпләр табуын көлкеле шигырендә сурәтли:

КАРАНТИНДА БУЛГАН ХӘЛ

Каһәр вирус. Өйдә утырталар.
Хатын әйтә: "Хәйлә уйлыйк", − ди.
"Рәхәтләнеп Уфа урамында
Бераз гына һава сулыйк", − ди.

Чыгып киттек. Уфа урамыннан
Култыклашып китеп барабыз.
Көтмәгәндә алда полиция:
"Карантинда кая барасыз?!"

Минем хатын куркаклардан түгел,
Аның сүзе саллы бит гелән.
Ыжламый да әйтеп салмасынмы:
"Прогулкада йөрим эт белән".

Кырыс майор шунда елмайды да
"Штраф салып булмый алайса.
Этләр ике аякта йөрмәс иде,
Шушы карантиннар булмаса".

Соңгы елларда сатира-юмор остасы булып танылган Уфада яшәүче Әлиф Галимов бу темага берничә шигырь иҗат иткән. Ул бер шигырендә коронавирусның кешеләр уйлап чыгарган биологик корал булуына ишарә итә һәм вирус чыныккан халыкны алдыра алмаячак дип фаразлый. Автор уенча, төп бәла һәм кайгы коронавирус түгел, ә кредитлар:

Юктан гына чыкмагандыр,
Махсус кешеләр эше.
Бар дөньяны болгатырга
Җитәрлек аның көче.

Безгә теше үтә алмас, –
Каты безнең сүзебез!
Күп кичердек, чыныкканбыз,
Вирус кебек үзебез.

Бүтән кайгы – кредит бездә,
Ә вирус арткы планда.
"Әҗәтле үлмәс", дигәннәр
Бурычлары булганда.

Икенче шигырендә Әлиф Галимов өйдә утыруның демографиягә файда китерүенә өмет белдерә:

ДЕМОГРАФИЯГӘ ФАЙДА

"Өйдә генә ятыгыз!" – дип,
Колакка такылдыйлар.
Эштә арып җиләгәннәр
Бу адымны хуплыйлар.

Дистанцион эшләп ята
Хәзер күп акыллылар.
Башка җиңел уйлар килә,
Өйдә бит арымыйлар.

Тыюлыкта хәл үзгәрер,
(Әйтергә җайсыз кыеп).
Чөнки бәндә яши алмас,
Җенси теләген тыеп.

Бу үзизоляциянең
Файдасы булсын иде.
Демография яхшырып,
Балалар тусын иде.

Бик тиз генә бетмәс әле,
Җиңелмәс явыз вирус.
Тугыз айдан күпләп туар
Татар, башкорт һәм урыс.

Эзләмә син безне, явыз!
Качып ятабыз ялда.
Киметергә уйласаң да,
Артырга исәп алда!

Бүздәк районында яшәүче Нур Ахунов шигырендә афәт җиңелер дигән өмет белдерә:

КОРОНАВИРУСИЯ

Яңа падишаһ тәхеттә,
Исеме – таҗлы вирус,
Шул падишаһка табына
Татар, башкорт һәм урыс.

Әйтәләр, яңа себерке
Себерә, дип, яңача,
Эшкә кереште падишаһ,
Көн дә яңалык ача.

Кертеп бикләде халыкны
Дүрт дивар арасына,
Җан иясе юк урамда,
Карантин барысына.

Туган туганны танымый,
Йөзне каплаган битлек,
Кул биреп юк күрешүләр,
Шул көнгә килеп җиттек.

Могҗиза тудыра кеше,
Сакланам дип вирустан,
Сәмәй белән юа кулын,
Башына кия ыштан.

Бәдрәф кәгазьләрен алдык,
Макарон да җитәрлек,
"Антивирус"ны капкалап,
Рәт бар әле яшәрлек.

Безнең халык көчле, чыдам,
Якты безнең киләчәк.
Фашистларны җиңгән халкым
Бу афәтне җиңәчәк.

Коронавирус турында анекдотлар да туа. Җәлилчеләрнең җәзалануын күргән Италия әсире Риниера Ланфредини юкка гына "Татарлар елмаеп үлделәр…" димәгәндер. Ә бүген көлү өчен сәбәп җитәрлек, берничәсеннән авыз итеп узыйк.

* * *

Круиз лайнерында бер атна ял иткән кешегә өстәмә ике атна бушлай.

* * *

Карабодай һәм макароннары булган ир туалет кәгазе булган хатын-кыз белән танышырга тели. / Игъланнан.

* * *

Соңгы көннәрдә "Төчкердем сиңа" дип әйтү террорчыл янау дип кабул ителә башлады.

* * *

Бер килограммга 3 689 425 бөртек дөге кергән. Шикәр комы турында алдагы көннәрдә хәбәр итәрмен.

* * *

Күпкатлы йорттагы бердәнбер этне бар йорт халкы урамга һава сулатырга алып чыгып, этне йончытып бетерде. Кайчандыр көненә берничә тапкыр чыгарга зар-интизар көтеп яткан этне алтмышар тапкыр урамда йөртәләр.

* * *

Соңгы көннәрдә авторларның бу темага күпләп иҗат итүләре уңаеннан Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты, республикадагы бердәнбер татар фольклоры белгече Илдус Фазлетдинов Азатлыкка шулай дип аңлатты:

Илдус Фазлетдинов
Илдус Фазлетдинов

"Хәтерегездә булса, 1980нчы еллар ахырында сабын, чәй, шикәр комы кибетләрдән югалды, талон системы керде. Шул вакытта матбугатта басылган ике шигырьнең берсе шулар турында иде. Аларның берсе дә әдәбият тарихында калырлык түгел иде, шуңа бүгенге яшьләр аларны белми дә. "Ни күрәм, шуны җырлыйм" кебек килеп чыга инде. Монда да шулай. Радио-телевидение коронавирус турында сөйләп тыналмый, халыкны ясалма киеренкелектә тота. Шуңа нервлары йомшак булганнар шундый "көнүзәк" темаларга алына да инде. Коронавирустан куркуын шигырь язып чыгарып котыла. Монысы – бер сәбәп. Икенче сәбәп, минемчә, халыкның бер айдан артыкка сузылган ясалма "ял"ларда үзен кая куярга белмәве. Минем ватсап көненә меңнән артык хәбәр ала. Эш көннәрендә йөздән артмый иде алар. Китап укучылар аз, күпчелек үзе "яза". Соцчелтәрләргә керерлек түгел, меңләгән хәбәр, йөзләгән "шигырь". Бу теманың куеруына сәбәпләр шул.

Дөрес, әлеге "вирус иҗатына" тәнкыйди караучылар да булды. Уфадагы РКБда меңнән артык кеше карантинга ябылган шомлы көннәрдә БСТ алып баручысы Наил Юнысов бу"аңсызлыкны, шаярту, приколларны" туктатырга, вазгыятькә бик җитди карарга өндәде.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG