Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай җитәкчелекнең ялгызлыгын күрсәтте


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай һәйкәленә ялгызы гына чәчәк сала

Азатлык Туган тел көнендә Татарстанның иң югары дәүләт бүләге саналып килүче Тукай бүләге лауреатлары белән элемтәгә кереп, татар теле һәм Путинның Русия Конституциясен үзгәртү ниятләренә карашын белеште.

Быел Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге 12 намзәтнең дүртесенә бирелде. Азатлык Татарстан җитәкчелеге карары белән тапшырылучы, республикада иң абруйлы саналган бүләккә лаек дип табылган кешеләр белән элемтәгә керде. Владимир Путинның Русия Конституциясен үзгәртү нияте һәм илдәге урыс булмаган халыкларның телләрен мәктәпләрдә укуны киметү сәясәте турында фикерләрен белештек.

Тукай һәйкәленә чәчәкләрне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзе генә салды
Тукай һәйкәленә чәчәкләрне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзе генә салды

Быел татарларның иң зур әдәби һәм мәдәни бәйрәме саналган Тукай көне беренче мәртәбә тулысынча диярлек онлайн форматта үтте. Кырыс изоляция шартларында Тукай һәйкәленә чәчәкләрне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ялгызы гына салды. Бераздан һәйкәл янында Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова күренде.

Былтыр республика Дәүләт шурасына "Бердәм Русия" депутаты Альберт Хәбибуллинның сайлануын бераз кыздырган Ләбиб Лерон Тукайның 26 апрельдә татарларның иң зур шигырь һәм тел бәйрәме уза, әмма җитәкчелек йөрми торган икенче бер һәйкәле янына барып чәчәк салуын видеога төшереп Instagram-га чыгарды.

Тукай премиясе лауреатларын ТНВда фильм-концерт барышында игълан иттеләр. Фильм төрле елларда төшерелгән. Мәсәлән, узган елгы “Казан-Экспо” концерт залындагы бәйрәм өзекләрен кабатлау һәм башкалар. Ахырдан Рөстәм Миңнеханов Тукай лауреатлары турындагы фәрманга кул куюын җиткерде һәм, аларны котлап, бүләкләү тантанасының соңрак булачагы турында әйтте. Быелгы лауреатлар белән танышабыз.

Язучы, галим Лирон Хәмидуллин (бу бүләккә "Дәрдмәнд," "Буранлы төндә", "Зарницы на горизонте" китаплары өчен лаек булды) бүләкне катлаулы заманда алуы турында әйтте һәм тарихи темаларны өйрәнүне дәвам итүе турында сөйләде.

1957 елда да шундый ук карар чыгарылды

"Конституциядәге үзгәрешләр безнең файдага булмый. Милли мәгарифтәге хәлләр дә яхшы түгел. 1957 елдагы хәлләрне бер дә искә алмыйлар. Мин аның турында язарга уйлыйм. Чөнки 1957 елда да шундый ук карар чыгарылды. Республикадан читтә торган мәктәпләрнең язмышын ата-ана хәл итә иде аның нигезендә. 1957-1960 еллар арасында институтларда татар, башкорт бүлекләре бетерелде, училищеларда да шул ук хәл булды. Бу хәл Себер, Урал яклары буйлап бер шундый дулкын булып узды инде ул. Шуны кабатларга тырышалар", ди Хәмидуллин.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Идрис Газиев (татар композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырларыннан төзелгән концертлары өчен быелгы Тукай бүләген алды) гыйлми һәм мәгърифәтчелек эшләрен дәвам итүе турында әйтте. Мәктәптәге вазгыятьне үзгәртеп булмый, шуңа күрә әти-әни белән эшләргә кирәк дигән фикердә торуын әйтте.

Идрис Газиев
Идрис Газиев

"Мәктәптә туган тел ихтыярига калган икән, бала белән тугач ук эшли башларга кирәк. Мәктәп кенә телне бирми. Мин монда Финляндия татарларын үрнәк итеп куям. Алар үз телен дә белә, иглиз, швед телләрендә дә иркен сөйләшә. Гаиләдә орлыгы салынмаса, кабатлап әйтәм, мәктәп кенә телне дә, милли үзаңны да бирә алмый. Бу проблемны ничектер хәл итәргә кирәк. Халык иҗаты, мөнәҗәтләр, бәетләр, бишек җырларын кулланышка кайтарырга кирәк. Бишек җыры, аның интонациясе аша балага код салына. Тел көе белән дә, фонетикасы белән дә балага кереп утыра. Шуңа күрә иң беренче чиратта булачак аналар белән эшләргә кирәк. Бәлки, менә шушы эшләр эшләнсә, кабынып китмәсәк тә, сүнмәс идек. Бу коточкыч авыр эш, халык, гадәттә, җиңел юлны эзли. Авылда да хәзер урысча сөйләшәләр. Конституция турында да фикерем бер. Бөтен халыкларның телләре якланырга тиеш. Русиядә яшәүче халыкларга, аларның телләренә ихтирам һәм игътибар мөһим. Конституциядә милләтне яклау мәсьәләсе тагын да матуррак чагылдырылса, ил көчлеләнер генә иде", ди Идрис Газиев.

Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры дирижеры, быелгы Тукай бүләген алучы Ренат Салаватов Путинның илдәге тел сәясәтенә каршы чыгучыларны нигезе булмаган радикаллар дип атый.

Татарстанда яшәгән бөтен кеше дә татарча белергә тиеш дигән караш – радикал караш

"Һәр кеше үзенең туган телен белергә тиеш. Татарлар үзләрен татар дип саныйлар икән, алар, әлбәттә, татар телен белергә тиеш. Кызганыч, мин совет чорында Казакъстанда үстем. Әтием казакъ, әни татар иде. Аннары Мәскәүгә укырга киттем һәм безнең өчен урыс теле төп телгә әйләнде. Ләкин мин биш яшемә кадәр татарча гына сөйләштем. Чөнки ул вакытта Төрекмәнстанда әле әбием исән иде. Әлбәттә телләргә сакчыл карарга кирәк. Әмма Татарстанда яшәгән бөтен кеше дә татарча белергә тиеш дигән караш – радикал караш. Аның нигезе юк. Әмма татарларга үз телләрен белергә кирәк. Көчләп укыту исә һәрвакыт начар бетә. Әгәр күңелендә бар икән, өйрәнсен", ди ул.

Азатлык көн дәвамында язучы Денис Осокин (“Бакча карачкылары ноябрьдән мартка кадәр” җыентыгы өчен) белән элемтәгә чыгып карады, әмма ул җавап бирмәде.

фикерләр (8)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG