Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай көнен коронавирус та төссезләндерә алмый


Уфада Габдулла Тукай һәйкәле
Уфада Габдулла Тукай һәйкәле

Уфада Тукай көнен "Тукай моңнары" дигән сәнгатьле уку бәйгесе белән дә бәйрәм иттеләр. Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте Башкорт дәүләт педагогия университетының татар кафедрасы белән берлектә уздыра торган бу чара быел сигезенче тапкыр оештырылды.

Былтыр "Тукай моңнары" дигән сәнгатьле уку бәйгесенә йомгак, һәйкәл ачылу көненә туры китереп, беренче тапкыр "Нур" театрында зурлап оештырылган иде. Һәйкәл янында узган ел беренче шигърият бәйрәме дә оештырылды. Әмма быел тагы да зурлап әзерләнгән чаралар онлайнга гына калды.

"Тукай моңнары" сәнгатьле уку бәйгесен йомгаклау кичектерелде. Болар хакында чараны оештыручы Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, Башкорт дәүләт педагогия университетының татар кафедрасы доценты Альбина Хәлиуллина Азатлыкка шуларны сөйләде:

Албина Хәлиуллина
Албина Хәлиуллина

"Тукай моңнар" бәйгесенә йомгак ясау 6 майга күчерелде. Бу онлайн уздыруга бәйле. Видеоязмалар күп булды. Барлыгы 168 видеоязма килде. Алар соңгы көнгә кадәр кабул ителде. Финалга узган аерым кешеләрдән өстәмә видеоязмалар да соратып алырга туры килде. Эш күбәйде, шуңа күчерергә туры килде.

Ә инде быелгы үзенчәлеккә килгәндә, аның читтән торып узуы үзенчәлекле. Шагыйрь иҗатының күбрәк телдә яңгыравы үзенчәлекле. Йомгаклау чарасы да читтән торып узачак, бәлки киләчәктә мөмкинчелек булса, җиңүчеләрне Уфага да чакырырбыз. Бәйге берничә номинациядә узды. Тукай шигырьләрен сәнгатьле сөйләү, әдипнең төрле телләргә тәрҗемә ителгән әсәрләрен уку, төрле шагыйрьләрнең Тукайга багышлап язган шигырьләрен сөйләү һәм Тукай әсәрләре нигезендә композицияләр әзерләү.

Error rendering VK.

Быел инглиз телендә әйбәт язмалар булды. Тагын бер үзенчәлек – урыс телендә язмаларның күп булуы. "Тукай сүзе төрле телләрдә" дигән номинациягә урыс телендә 42 видеоязма алынды. Аларны сөйләүчеләрнең 11е генә урыс фамилияле балалар. Моннан күренүенчә, туган телдә сөйләүчеләр кимүгә бара, ягъни балалар урыслаша бара дигән сүз", диде Альбина Хәлиуллина.

"Тукай моңнары"ның бәяләмә төркеме рәисе, "Нур" театры артисты Мәхмүт Фатыйхов быелгы чараның үзенчәлеген билгеләп, шулай диде:

Мәхмүт Фатыйхов
Мәхмүт Фатыйхов

"Видеоязмалар күп, карап өлгереп булмый. Быелгы үзенчәлеккә килгәндә, Тукай шигырьләрен төрле телләрдә уку арта бара. Башланган елларда татар, башкорт һәм урыс телләрендә генә яңгыраса, елдан-ел артып быел ун телгә җитте. Былтыр тугыз телдә булган иде, быелгысында үзбәкчә укучы бала да өстәлде. Ел саен бер үк диярлек балалар катнаша, алар үсә бара. Бу да үзенчәлек. Сәнгатьле укуда үсәләр димим, яшьләре белән, гәүдәгә үсә баралар.

Тукайга, әдәбиятка мәхәббәтне бары тик мәктәптә генә алып була

Мин бу чарада дистә ел катнашып шундый фикергә килдем, Тукайга, әдәбиятка мәхәббәтне бары тик мәктәптә генә алып була. Дөрес, кайбер әдәбият сөюче гаиләләрдә дә аның яралгысы салынуы ихтимал. Ләкин төп эш мәктәпкә кала. Минем әнием Тукайның "Туган тел"ен җырлаганын хәтерлим, ә мәктәптә татар телен укыткан Җәүдәт абыйдан күп нәрсә алдым. Ул үзе дә шигърият белән җенләнгән кеше иде. Берничә китап авторы. Туган телгә мәхәббәтне укытучылар сала. Ләкин атнасына ике сәгать татар теле һәм әдәбияты укып кына күп нәрсә алып булмыйдыр шул”, диде бәяләмә төркеме җитәкчесе Мәхмүт Фатыйхов.

Тукай көненә бәйле башка чаралар да узады. Шул ук Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте Башкорт дәүләт педагогия университетының татар кафедрасы белән берлектә Тукай көне уңаеннан флешмоб игълан иткән иде. Анда Айдар Галимов һәм башка күренекле кешеләр дә катнашты. Алар сәнгатьле итеп Тукай шигырьләрен укып язмаларын интернеттагы мохтарият битенә урнаштырды.

Error rendering VK.

Уфа "Нур" татар театры 20 апрель "Тукай атналыгы" дигән онлайн-проект башлаган иде. Аның кысасында театр артистлары Тукай шигырьләрен сөйләде. Язмалар театрның интернет сәхифәсенә һәм социаль челтәргә урнаштырылды. Чара онлайн яздырылган күмәк җыр белән тәмамланды.

Быел республика татарларының "Кызыл таң" газеты республика татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" иҗтимагый оешмасы белән берлектә "Тукайга" дигән иҗади чара уздырды. Анда катнашучыларның Габдулла Тукайга багышлап язган шигырьләре газетның сәхифәсенә һәм социаль челтәрләрдәге битенә урнаштырылды. Чараны оештыручы "Кызыл таң" журналисты Резида Вәлитова сүзләренә караганда, чара алдан күзаллаганга караганда да шәбрәк узган.

"10 апрельдә башланган чарага тәү башлап океан артында – Америкада яшәүче милләттәшебез Нурия Измайлова кушылды. Шул рәвешле, ул шунда ук халыкара төс алды. Шушы статусны дәлилләп, безгә Италиядән Рәмзия Шәрәфетдинова шигырен юллады.

Русия төбәкләреннән кушылучылар да күп булды

Русия төбәкләреннән кушылучылар да күп булды. Казаннан Люция Әблиева, Свердловски өлкәсеннән Физәлия Дәүләтгәрәева, Чаллыдан Рушания Гыйләҗева белән Рәзинә Мөхияр, Татарстанның Яшел Үзән районыннан Фирдәүсә Кәримова, Актаныштан Камилә Галиуллина һәм башкалар кушылды. Әйткәндәй, Камилә иң яшь катнашучыбыз булды, аңа нибары 11 яшь. Башкортстанда яшәп иҗат итүче шагыйрәләр Халисә Мөдәрисова, Лилия Сәгыйдуллина, Рәфыйга Усманова иҗатчыларга мәртәбә өстәде. Бәйгенең шартлары буенча, без иң күп укылган шигырьләрне билгеләргә вәгъдә иткән идек. Һәм монда кызыклы бер канунчылык ачыкланды – алар барысы да Чакмагыштан. Казан шәһәрендә яшәүче Люция Әблиеваны – 1446, туган җирендә гомер итүче Римма Гайнанованы – 856, ә Италиядә яшәүче Чакмагыш кызы Рәмзия Шәрәфетдинованы 713 кеше караган", диде чараны алып баручы Резида Вәлитова.

Шулай итеп, коронавируска карамый Тукай һәм Туган тел көне уңаеннан чаралар күп оештырылды. Кайберләре әле дәвам итә.

XS
SM
MD
LG