Accessibility links

Кайнар хәбәр

SIPRI: Русия хәрби чыгымнар ягыннан дөньяда дүртенче урында


Русиянең "Авангард" ракеты

2019 елда Русиянең хәрби чыгымнары 65,1 миллиард доллар тәшкил иткән.

2019 елда Русия хәрби тармакта чыгымнарын арттырган, һәм дөньяның саклануга иң күп акча тота торган илләр бишлегенә кергән. Стокһольм дөнья проблемнарын тикшерү институты (SIPRI) хисабына караганда, Русия узган елда бу максаттан 65,1 миллиард доллар акча тоткан. 2018 елда бу күрсәткеч 61,4 миллиард доллар булган. Бер елда Мәскәүнең хәрби чыгымнары 4.5 процентка арткан.

Моннан кала, Русиянең рейтингта күтәрелүенә 2019 елда Согуд Гарәбстанының бу төр чыгымнарны 16 процентка киметүе дә сәбәп булып торган диелә.

Дөньяда хәрби коралларга һәм саклануга иң күп акча тотучы илләр – АКШ, Кытай, Һиндстан, Русия һәм Согуд Гарәбстаны. Бу илләрнең чыгымы дөнья күләменең 62 процентын тәшкил итә. АКШта хәрби чыгымнар бер елда 5,3 проценка арткан (732 млрд доллар), Кытай бу чыгымнарны 5,1 процентка арттырган (261 млрд доллар). Соңгы ун елда Кытайның хәрби чыгымнары 85 процентка үскән.
Икенче бишлек илләре - Франция, Германия, Британия, Япония һәм Көньяк Корея.

Гыйнварда SIPRI Кытайның корал җитештерү күләмнәрен арттыруын ачыклаган иде.

2018 ел нәтиҗәләренә караганда, Русия корал җитештерү һәм хәрби хезмәтләр күрсәтүдә дөньяда икенче урынны алып торган.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG