Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәяси тоткыннарны яклап туганнары флешмоб башлады


“Мәскәү эше”, “Сеть”, “Новое величие”, “Хизб ут-Тәхрир” эшләре, “Ростов эше” нигезендә хөкем ителгән һәм гаепләнүчеләрнең әниләре видеомөрәҗәгать язган.

“Аналар сәяси репрессияләргә каршы” оешмасы сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләүләргә каршы берләшергә, бердәм булып дәүләттән сәяси тоткыннарны эзәрлекләүне туктатуны, аларны иреккә чыгаруны таләп итәргә чакырды. Бу турыда “Дождь” хәбәр итә.

“Вирус китәр, ә сәяси эзәрлекләүләр калыр” диелә оешма чыгарган видеомөрәҗәгатьтә. Бу чарада “Мәскәү эше”, “Сеть”, “Новое величие”, “Хизб ут-Тәхрир” эшләре, “Ростов эше” нигезендә хөкем ителгән һәм гаепләнүчеләрнең әниләре, туганнары катнаша.

Роликта әйтелгәнчә, Русия президентына, дәүләт думасына, Тикшерү комитетына һәм Баш прокуратурага кат-кат мөрәҗәгать ителсә дә, алар җавапсыз калган.

“Аналар сәяси репрессияләргә каршы” оешмасы шулай ук Русия мәхкәмәләрендә хаксызга хөкем ителгән һәм үз инануы, дине өчен эзәрлекләнгәннәрне яклап флешмоб башлады. Алар сәяси тоткыннар язмышына битараф булмаган кешеләрне бу турыда видео яздырып таратуын үтенә. Чараны оештыручылар “чынлыкта булмаган” җинаятьләре өчен төрмәләрдә утыручыларны якларга өнди.

Мемориал хокук яклау үзәге мәгълүматынча, бүгенге көндә Русиядә 314 кеше сәяси тоткын булып тора. Бер ел элек бу исемлектә бары 158 кеше булган. Сәяси һәм дини карашлары аркасында эзәрлекләнүчеләр арасында МДУ аспиранты Азат Мифтахов, Башкортстандагы сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтов, “Хизб ут-Тәхрир” оешмасында катнашуда гаепләнеп хөкем ителгән татар-мөселманнар да бар.

XS
SM
MD
LG