Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинга ышаныч дәрәҗәсе соңгы 14 елда иң түбән күрсәткечкә төшкән


Русия президенты Владимир Путинга ышаныч дәрәҗәсе соңгы 14 елда иң түбән күрсәткечкә төшкән. Моны Русия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) сораштыруы күрсәтә.

Президентка ышаныч турында респондентларның 28,3 проценты белдергән. Мондый түбән күрсәткеч сораштырулар тарихында булмаган.

ВЦИОМ бу юлы ачык сорау биргән ("Сәясәтчеләр турында сөйләгәндә, сез кемгә ышаныч белдерәсез?) Респондентлар сәясәтче исемен үзләре атарга тиеш. Мондый алым белән үзәк сәясәтчеләргә ышаныч дәрәҗәсен 13 ел дәвамында тикшерде.

2019 елда Путинга ышаныч дәрәҗәсе 30,5 процентка калып, тарихи минимумга җиткәннән соң, ВЦИОМ сораштыру методикасын үзгәртте. Хәзер социологлар сорауны башка төрле бирә: респондент конкрет Владимир Путинга ышаныч белдерәме, юкмы.

Ябык сораулар белән уздырлган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, Путинга ышаныч дәрәҗәсенең иң югары ноктасы - 73,9 процент 2020 елның 26 гыйнварында теркәлгән. 22 мартта әлеге күрсәткеч 67 процент булган дип искәртә Forbes.

XS
SM
MD
LG