Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә яңа смартфоннарны түләүле теркәү кертергә җыеналар


Чит илдә сатып алынган телефоннар мәҗбүри теркәлү узарга тиеш була. Бу хезмәт өчен акча алыначак.

Русиядә киләсе елдан мобиль телефоннарны IMEI саннары ярдәмендә терки башларга мөмкиннәр. Бу хезмәт өчен телефон хуҗаларыннан акча алыначак. Яңа тәртипләрне кертүче канун өлгесен Федерация шурасы әгъзалары әзерләгән. Документ белән Коммерсантъ танышкан.

Чит ил смартфоннарын мәҗбүри теркәүне 2021 елның 1 июленнән кертергә ниятләнә. Канун өлгесендә әйтелгәнчә, теркәү өчен түләү яңа смартфоннар өчен генә каралган. Бу таләп телефоннарны чит илдән кертеп Русиядә сатучы ширкәтләргә дә, аны чит илдән үзләре өчен алып кайтучы ватандашларга да кагыла. Канун өлгесенең беренче язылышында теркәлү бәясе 100 сумнан артмаска тиешлеге әйтелгән иде.

Бу чара гаджетларны урлаулар белән көрәшергә ярдәм итәр дип көтелә. Шулай ук телефоннарны җитештерүченең рәсми сатучысына зыян килмәсен өчен, турыдан-туры булмаган сату очракларын чикләү өчен эшләнә.

Башка телефонның IMEI саннарына туры килгән очракта, яки теркәлүе булмаса, элемтә операторы телефонны томалый алачак. Югалган яки урланган телефоннарны 2024 елның 1 гыйнварыннан томалый башларга ниятләнә.

Шул ук вакытта дәүләт һәм муниципаль хезмәттә куллану өчен сатып алынган смартфоннарны түләүсез теркәячәкләр.

Материалда әйтелгәнчә, хәзер канун өлгесе Русия президенты идарәсендә ахыргы килештерүләрне уза, аннары аны раслау өчен Думага кертергә мөмкиннәр.

XS
SM
MD
LG