Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция хезмәткәрләренә сүгенү һәм интернетта җитәкчелекне тәнкыйтьләүне тыялар


Русия эчке эшләр министрлыгы полиция хезмәткәрләре өчен әдәп һәм вазифа башкарган вакытта үз-үзен тоту кагыйдәләре кертелгән кодекс эшләде.

Полиция хезмәткәрләренә үзләрен итәгатьле һәм дусларча тотарга кушыла. Аларның гамәлләре ватандашларда эчке эшләр оешмаларына карата ышаныч һәм ихтирам уятырга тиеш. Бу турыда Русия эчке эшләр министрлыгы әзерләгән әдәп кодексында әйтелә. Полиция хезмәткәрләре өчен кагыйдәләр норматив хокук актлары порталында урнаштырылган, һәм хәзерге вакытта иҗтимагый фикер алышу баскычын уза.

Кагыйдәләргә ярашлы, полиция хезмәткәре фикерен төгәл һәм аңлаешлы итеп әйтергә, сүгенү сүзләре кулланмаска тиеш. Шулай ук аларга кешеләргә карата мәрхәмәтле булырга кушыла. Кеше абруен кимсетә торган мөнәсәбәт булганда, кешене физик яки рухи яктан җәберләү очракларында полиция хезмәткәрләре моңа түзеп тормаска тиеш диелә кодекс өлгесендә.

Моннан тыш, полиция хезмәткәрләренә эш бүлмәсен җиһазлаганда артык зиннәтле әйберләр кулланмаска, кеше алдында комарлы уеннар уйнамаска һәм эшкә чыгар алдыннан исерткеч эчемлекләр кулланмаска кушыла.

Хатын-кызларга артык бизәнмәскә, ир-атларга зәркән бизәнгечләре кимәскә диелә. Шулай ук полиция хезмәткәрләренә кулларын кесәләренә тыгып тотмаска һәм пычрак һәм тапталган аяк киеменнән йөрмәскә киңәш ителә.

Документта аерым әйтелгәнчә, хезмәткәрләр сәяси сүзләр сөйләмәскә һәм хакимиятнең гамәлләрен интернетта тикшермәскә тиеш. Аларга шулай ук челтәрдә эчке эшләр органнарының абруена зыян сала торган материаллар урнаштыру тыела.

XS
SM
MD
LG