Accessibility links

Татарстанда йөрәк чирлеләргә бушлай дару бирүне туктаттылар


Татарстан хөкүмәте карары белән йөрәк авыруларының кайбер очраклары өчен бушлай дару бирү ким дигәндә ике елга туктатыла.

Татарстанда миокард инфаркты кичергән, ясалма йөрәк клапаннары, йөрәк кан тамырларына протез куелган кешеләргә өйләрендә дәвалану вакытында бушлай дарулар бирү вакытлыча туктатыла. Бу турыда карарга Татарстан хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин кул куйган.

Йөрәк авыруына кагылышлы берничә бу очрак бушлай дару бирә торган 47 авыру исемлегеннән чыгарыла. Хөкүмәт фәрманында әйтелгәнчә, бу карар 2022 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.

Элек Татарстанның “2020 елга кадәр Татарстанда сәламәтлек саклау үсеше” програмына чыгымнары 10 миллиард сумга киметкәне билгеле булган иде. 2016 елдан республикада инвалид-балаларны бушлай ашату, сирәк авыруларга каршы бушлай дарулар бирү бөтенләй бетерелде.

XS
SM
MD
LG