Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Тормыш өчен" беренче зур онлайн-митинг узды


Чарада катнашучы Дарья Зарыковская
Чарада катнашучы Дарья Зарыковская

Чарада катнашучылар Конституциягә тәкъдим ителгән үзгәрешләргә каршы чыкты, хөкүмәттән кризис вакытында халыкны һәм илне коткаруны таләп итте.

28 апрель кичен Русиядә беренче тапкыр берничә мең кеше җыйган зур онлайн митинг узды. “НЕТ” кампаниясе кысаларында оештырылган чарада Русия Конституциясенә ил җитәкчесе тәкъдим иткән үзгәрешләргә каршы фикерләр яңгырады. Митинг “Тормыш өчен” шигаре астында узды. Оештыручылар әйтүенчә, форматы белән ул гадәти урам чараларына бик якын булган.

Митингта җәмәгать фикере лидерлары чыгыш ясады. Чарада катнашучылар чыгышларны тыңлап кына калмыйча, үзләре дә фикер белдерә алды – алар төрле шигарьләр тотып фотога төшеп, аларны оештыручыларга җибәрде.

Митингта катнашучылар Конституциягә үзгәрешләргә каршы чыкты, шулай ук үзизоляция шартларында ничек яшәүләре турыда сөйләде. Алар хөкүмәттән кризис вакытында халыкны һәм илне коткаруны, ә Конституция үзгәртү белән шөгыльләнмәүне таләп итте.

Онлайн-җыелышта сәясәтчеләр Михаил Светов, Дмитрий Гудков һәм Андрей Пивоваров, икътисадчы Сергей Гуриев, "омбудсмен полиции" Telegram-каналына нигез салучы Владимир Воронцов, эшмәкәрләр Дарья Зарыковская һәм Артём Темиров, феминист кыз Залина Маршенкулова, “Яблоко” фиркасе депутаты Лев Шлосберг, Петербур канун чыгару җыены депутаты Максим Резник, журналист Максим Шевченко, адвокат Мария Эйсмонт, муниципаль депутат Константин Янкаускас, Мәскәү думасы депутаты Михаил Тимонов, әдәбият галиме Ирина Прохорова, “Диссернет”ка нигез салучыларның берсе Андрей Заякин һәм Шиеста протестларны җитәкләүчеләрнең берсе Виктор Вишневецкий чыгыш ясады.

Митингны журналист Илья Азар һәм актриса Юлия Ауг алып барды.

XS
SM
MD
LG