Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең 37 проценты пандемиягә каршы чараларны чамадан артык дип саный


Халыкка бигрәк тә изоляция тәртибе кертелү, штрафлар кертү, эш урыннары ябылу ошамый.

Русияләрнең 37 проценты COVID-19 пандемиясе сәбәпле илдә кертелгән чикләү чараларын чамадан арттырып җибәрелгән дип саный. Бу турыда “Ромир” үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләрендә әйтелә. Халык фикерен белешү Ватандашлык җәмгыяте үсеше фонды соравы белән башкарылган.

Респондентларның 13 проценты изоляция тәртибе кертүне артык дигән. Шул кадәр үк кеше штрафлар кертүгә ризасызлык белдергән. Моннан тыш, шәһәрдә йөрүне чикләү (12%), эш урыннарын ябу (11%), уздыру системы кертү (10%), өйдән урамга чыгуны тыю (9%) кебек чараларны халык кирәксез дип саный.

Сораштыру күрсәткәнчә, бүгенге шартларда күп кенә чикләүләр кешеләрдә кәнәгатьсезлек уята. Шулар арасында “акча, хезмәт хакы юклыгы”, “саф һавада, паркларда йөрүне тыю”, “ширкәтләр, оешмалар ябылу”, “шәһәр, төбәктән чыгуны тыю”, “шәхси транспорт белән йөрүне чикләү” кебек чаралар әйтелгән.

Респондентларның 81 проценты әлеге чикләүләр аркасында кыенлыклар кичерүен белдергән. Шуларның якынча 45 проценты урамга чыга алмавын яки саклану чаралары (битлек, бармакча) булмавын әйткән.

Русиядә 30 марттан "ял көннәре" игълан ителде. Президент Владимир Путин бу тәртипне ике тапкыр озайтты. Русияләр 11 майга кадәр "үзизоляциядә" булырга тиеш.

Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Русия коронавируска каршы көрәштә репрессия алымнары куллана дип хисап чыгарды.

XS
SM
MD
LG