Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Май бәйрәмнәре эчке туризм өчен керемле чор иде"


Кол Шәриф мәчете, изоляция вакыты

Изоляция тәртибе туризм тармагын тар-мар итте. Май бәйрәмнәрендә акча эшләргә күнеккән туристик ширкәтләр чаң суга, ә гидлар һөнәрләрен алыштырырга җыена.

Татарстанда кертелгән изоляция тәртибе эчке туризмга да китереп сукты. Май бәйрәмнәрендә Казан, Болгар, Зөягә барырга күнеккән Русиянең төрле төбәкләреннән килгән туристлар быел сәяхәт итә алмый.

Узган ел республикага барлыгы 3,5 млн турист килгән. Бу — чит илдән килүчеләрне дә исәпләп. Май бәйрәмнәрендә исә Татарстанга нигездә Русия ватандашлары килә. Рәсми мәгълүматларга караганда, 2019 елның 1-5 май көннәрендә Казан кирмәне, Зөя, Болгар, Алабуга, Чистайны 337 мең турист килеп күргән. Быел исә бер турист та юк. Май бәйрәмнәре җитте, туристик ширкәтләр, гидлар өйдә утыра.

Татарстанның эчке туризмына изоляция ни дәрәҗәдә зыян салачак? Туристик ширкәтләр, экскурсия оештыручылар нәрсә уйлый? Азатлык бу өлкәдә эшләүчеләр белән аралашты.

"Эчке туризм базары челпәрәмә килде"

Ун ел дәвамында экскурсияләр оештыручы Илмира Бобкова билгесезлектә калуын сөйләде. Аның сүзләренчә, май бәйрәмнәре — гидларны берничә ай ашата алырлык чор. Хәзерге вазгыять эчке туризмга зыян сала.

Илмира Бобкова
Илмира Бобкова

"Май аена язылып куючылар бар иде. 25 апрельдән башлап көн саен 3-4 экскурсия үткәрә идек. Үсештә булдык, гидлар хәтта җитми иде. Иртә таңнан башлап төнгә кадәр эшли идек. Ә быел берни юк. Базар челпәрәмә килде.

Май бәйрәмнәре — ул эчке туризм өчен иң мул чор. Без бу вакытта башка айларга — июнь, июль, сентябрь өчен акча эшләп куя идек.

Эчке туризм авыр хәлгә төшәчәк, чөнки кече һәм урта эшмәкәрлек тә авыр хәлдә

Эчке туризм авыр хәлгә төшәчәк, чөнки туризм базары гына түгел, кече һәм урта эшмәкәрлек тә авыр хәлдә. Эшмәкәрләр арасында туристлар күп иде. Моңарчы алар сәяхәт итсә, инде хәзер мөмкинлекләре чикләнәчәк. Акча булмаса, кеше сәяхәт итми. Гаиләсен ашатуны кайгырта ул.

Хәлләр кайчан тотрыкланыр — әйтә алмыйм. Май бәйрәмнәренә "бронь"нардан баш тарттылар. Изоляция аркасында кешеләр килә алмый. Моңа кадәр билгеләнгән экскурсияләр дә кире кагылды. Минем июльгә билгеләнгән экскурсияләрем бар. Хәзер ул вакыт өчен дә куркып торам. Июльдә нәрсә булачак, туристлар килерме — белмим. Әгәр алар да баш тартсалар, нинди акчага яшәрмен дип уйлап утырам", дип сөйләде Илмира Бобкова Азатлыкка.

Илмира хәзер акча эшләүнең башка юлларын эзли башлавын да әйтте.

"Мондый очракларда акчаны кайтару каралмаган"

Башкортстанның туристик индустрия берләшмәсе җитәкчесе, "Хәзинә" туристик ширкәте башлыгы Комил Сираҗетдинов Татарстанга да туристлар алып килү белән шөгыльләнә.

Комил Сираҗетдинов
Комил Сираҗетдинов

"Узган ел май бәйрәмнәренә 500-1000 турист җибәргән булсак, быел беркем дә бармый. Февраль, мартта алдан язылучылар да, түләп куючылар да бар иде. Алар 10 процентны тәшкил итте. Карантин үткәч тә аларны сәяхәт иттерәчәкбез. Бер ширкәт тә кешеләргә акчаларын кайтару турында сүз алып бармый. Мондый очракларда акчаны кайтару формасы каралмаган. Кайтара башласалар, ширкәтләр бөлгенлеккә төшәчәк.

Акча кайтара башласалар, ширкәтләр бөлгенлеккә төшәчәк

Дәүләт әлегә бер ярдәм дә күрсәтмәде. Безгә субсидияләр дә, ташламалар да килеп җитмәде. Ничек булачагын ел азагында гына әйтә алачакбыз. Салым ташламалары, штрафлар булырмы, юкмы — әлегә акчалата турыдан-туры бернинди ярдәм дә юк", ди ул.

Шулай да Сираҗетдинов эчке туризмга өмет белән карый. Чит илләргә чикләр ябык булганда эчке туризмга ихтыяҗ артыра мөмкин ди ул.

Чикләр ябык булуга эчке туризм әзерме?
please wait

No media source currently available

0:00 0:36:27 0:00
йөкләү


"Чит илгә җибәрүче туристик ширкәтләргә күбрәк зыян килде. Чөнки аларның кредитлары, өченче затлар, һава ширкәтләре алдында җавалылыклары бар. Без, эчке туризмда эшләүчеләр, җәйге чорда туристларның артуын көтәбез. Июньме, июльме — белмим, Русия эчендә туристларга йөрергә рөхсәт бирерләр дип уйлыйм. Ял итәргә теләүчеләр күп булачак. Чит илгә чыга алмагач, алар илдә сәяхәт итәчәк. Без март, апрель, май аенда булмаган туристларны җәй көне ял иттерербез дип өметләнәбез", дип сөйләде Комил Сираҗетдинов Азатлыкка.

"Чит илгә йөреп булмаса, Казанга килүчеләр артачак"

Казанда экскурсияләр оештыручы Раушания Миңнуллина май бәйрәмнәрендә көненә 20-40 кешелек зур төркемнәр белән эшли торган булган. "Хәзер керемебез артистларныкы шикелле", ди ул. Ягъни туристлар юк, димәк, акча да килми.

Раушания Миңнуллина
Раушания Миңнуллина

"Май бәйрәмнәрен гидлар көтеп ала иде, эш күп булган чор, әмма юллар да, шәһәрләр дә ябык. Эш тә юк, акча да юк. Нишлисең, елап утырып булмый.

Карантиннан соң ил эчендә юллар ачылачак. Чит илгә йөреп булмаса да, Казанга килергә була. Менә халык агылачак. Шуңа әзер булырга кирәк.

Карантиннан соң халык агылачак. Шуңа әзер булырга кирәк

Алабуга, Йошкар-Ола шәһәрләренә юл мәгълүматларын тулыландырам, авторлык экскурсияләр ясыйм, материаллар туплыйм. "Мистик Казан", "Бистәләр тормышы", "Әдәби Казан" дигән авторлык экскурсияләрем бар. Мөселман туристлар өчен мәчетләр буйлап кына түгел, күренекле дин әһелләре яшәгән йортлар турында да мәгълүмат җыярга тырышам. Экскурсияләргә кагылышлы бик күп укылмаган китапларым ята иде. Төбәк тарихын өйрәнүче Жаржевский, Абрамов, Клочковның китапларын укырга вакыт табылды", диде Миңнуллина.

Казанда эшләүче "Рәхәт-тур" ширкәте башлыгы Рушан Мостафин да авыр хәлдә калуларын әйтә. Дәүләт ярдәме булмаячак ди.

"Безгә бит аренда, хезмәт хакы түләргә кирәк. Туристлар юк. Бу 100 процентлы зарар. Июнь, августта ачылыр дип өметләнәбез. Май бәйрәмнәрендә нәкъ менә Русия туристлары йөри иде. Ә дәүләт ярдәме безгә кагылмый. Туристик операторларга булышалар. Без бит туристик агентлык, шуңа котылу эше үзебезгә калды", диде Рушан Мостафин Азатлыкка.

фикерләр (5)

бу форум ябык

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG