Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: Татарстанда ел башыннан эшсезләр саны 2,5 тапкырга артты 


Ел азагына кадәр җитештерүчеләрнең өчтән бере эшчеләрен кыскартырга мөмкин.

Татарстанда эшсезлек саны арта. Бу хакта бүген президент Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр җәмгыяте белән онлайн очрашуда белдерде. Аның сүзләренчә, бүген җитештерүче оешмалар авыр хәлдә калды. Бу чималга бәя арту, ихтыяҗ һәм сату кимү белән бәйле.

“Ел башыннан эшсезләр 2,5 тапкырга артты. Бүген аларның саны 28 меңгә җитте. Җитештерүчеләрнең өчтән бере ел азагына кадәр үз хезмәткәрләрен кыскартырга мөмкин. Барысы да ихтыяҗдан, икътисадый вазгыятьтән торачак. Шундый куркыныч сигналлар бар”, диде Миңнеханов.

Ике атна элек рәсмән эшсезләр саны 14 мең кеше диелгән иде. Президент эш бирүчеләрдән зарлар артуын да әйтте.

“Соңгы айларда минем исемгә хезмәт хокуклары бозылуы турында мөрәҗәгатьләр саны бермә-бер артты. Моңа кадәр уртача 10-15 мөрәҗәгать булса, март-апрель айларында 120гә җитте”, диде Рөстәм Миңнеханов.

Күптән түгел Русия хезмәт министрлыгы: эшсезләр саны 6 миллионга җитәргә мөмкин дип белдерде. Хәзер Русиядә 3,7 миллион кеше эшсез, шуларның 950 меңе рәсми теркәлгән.

XS
SM
MD
LG