Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 6 майдан зиратларга бару рөхсәт ителә


Казанның Яңа татар бистәсендә татар зираты
Казанның Яңа татар бистәсендә татар зираты

Татарстанда зиратларга баруны тыймый башлаячаклар, ләкин кешеләргә моның өчен электрон рөхсәт алырга туры киләчәк.

Изоляция шартларында рөхсәт ителгән өйдән чыгу максатлары исемлегендә тагын бер юл барлыкка килә. Бу турыда фәрманга Татарстан хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин кул куйган.

6 майдан башлап татарстаннар электрон рөхсәтләр системы аша “зиратларга бару” максатын күрсәтә алачак. Моңа кадәр исемлектә “җирләүдә катнашу” дигән пункт бар иде.

30 апрельдә Татарстан хөкүмәте карары белән халыкка иртәнге сәгатьләрдә ачык һавада спорт белән шөгыльләнергә рөхсәт ителде.

Татарстанда коронавирус эпидемиясе сәбәпле 30 марттан махсус режим кертелде. Кешеләргә өйләреннән кибеткә яки даруханәгә бару, чүп түгү, йорт хайваннарын йөртеп керү өчен генә чыгарга рөхсәт ителә. Болардан тыш, башка максатлар белән каядыр бару өчен махсус дигитал системда рөхсәт алу таләп ителә. Бу кагыйдәгә ярашлы, татарстаннарга балаларны мәктәпкә яки бакчага илтергә, медицина яки ветеринария оешмасына, банк, почтага барырга, мәрхүмнәрен җирләүдә катнашырга, мәхкәмә, хәрби комиссариатка барырга, күченергә рөхсәт ителә. Хәзер исемлеккә барлыгы 12 максат кертелгән.

Апрель ахырында республикада чәчтарашханәләргә ачылырга рөхсәт ителде. Бу максаттан татарстаннарга айга бер тапкыр ике сәгатькә чыгып керергә була.

XS
SM
MD
LG