Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Гыйбатдинов: Урмайда җирләнгән кешеләрдә коронавирус булмаган


Урмай авылы капкасы
Урмай авылы капкасы

1 май иртәсендә Мәскәүдә эшләп йөргән һәм вафат булган ике кешене Чуашстанның Урмай авылына алып кайтып җирләделәр. Аның берсе Мәскәүдә шәфкать туташы булып эшләгән.

Чуашстан татарларының мәдәни башкаласы саналган Урмай авылында ике кеше коронавирус диагнозы белән җирләнде дип хәбәр ителде. 40 яшьтән узган хатын-кыз Мәскәүдә шәфкать туташы булып, 50 яшьтән узган ир-ат шулай ук Мәскәүдә вахта белән эшләгән. Аларны 1 май көнне авылга төнлә алып кайтып, таң алдыннын җирләделәр.

Урмай авылында яшәүче Чуашстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов Азатлыкка белдерүенчә, алар иртәнге сәгать бишләр тирәсендә җирләнгән. Хушлашырга 50-60 кеше килгән. "Тыныч узды, полицияләр булмады", диде Фәрит әфәнде.

ЯҢАРТУ: Соңрак Фәрит Гыйбатдинов хәбәр итүенчә, бу кешеләрдә коронавирус расланмаган.

"Гадәттә, татар журналистлары, республика татар авылларында булган хәлләр турында хәбәр ишетсәләр, республика татарлары автономиясе рәисе булу сәбәпле, миннән шалтыратып сорыйлар. Авылыбызда кайгылы хәбәр, Мәскәүдән ике кешенең үлеп кайтканын, күмелгәннәрен дә миннән сорадылар. Мин инде, халык сүзе белән (диагноз белешмәсен күрмичә) кайтканнар, күмделәр дидем. Аллага шөкер таҗвирусы түгел! Гомерләре өзелгән, жәл! Туганнарының гаебен уртаклашам, усал нияттән әйтелмәде, сезгә кирәкмәгән сүз китергән өчен гафу үтенәм! Шалтыратучы журналистларга дөрес әйтелмәгән фикеремне әйттем", дип язды Фәрит әфәнде.

Чуашстанда 3 май мәгълүматларына караганда, 731 кешедә коронавирус рәсмән расланган. Сигез кеше бу чирдән вафат булган, шуларның берсе 90 яшьлек карт.

* * *

Республикада да "үзизоляция тәртибе кертелде". Ләкин авыллардагы халык гадәтләнгән тормышын алып бара: мал-туар, бакча, язгы чәчү белән мәшгуль.

Әмма мәҗлесләр туктады. Шыгырданда атналар буена бара торган ак һәм кызыл туйлар узмый. Гадәттә атна саен берничә никах, туй мәҗлесләре уза торган авылда хәзер бәби чәйләре дә, үлгән кешеләрнең өчесе, җидесе, кырыгы кебек аш мәҗлесләре дә узмый.

Чуашстан Диния нәзарәте, башка төбәкләрдәге кебек үк, мәчетләрдә гыйбадәт кылуга да чикләүләр кертте. Элек Рамазан аенда мәчетләр халык белән тулса, хәзер нәзарәт карары нигезендә тәрәвих намазларына да бары тик 3-4 кеше генә йөри. Ифтар мәҗлесләре шулай ук уздырылмый.

Мөфтият ифтар ашлары урынына ятим һәм мохтаҗларга ризык яки мал-акча белән ярдәм итәргә киңәш бирде.

Хөкүмәт тә мохтаҗ дип санаган кешеләргә ярдәм оештырды. Чуашстан башлыгы вазифаларын башкаручы Олег Николаев республикада "ПĔРЛЕ" (Бергә) дип аталган алгарыш вакыфы төзелүен хәбәр итте. Әлегә мохтаҗларга ярдәмне шушы вакыф оештыра. Районнарга таратылган азык-төлек букчаларында он, манный ярмасы, бер уч кәнфит, бер литр сөт, токмач ише әйберләр бар. Шулай ук сыер һәм дуңгыз итеннән ясалган тушенкалар да салынган. Ураза аенда андый ярдәмне Чуашстандагы татар авылларында да өләштеләр. Бу ярдәм букчалары Чабаксарда әзерләнгән, алар милләткә һәм дингә карап тупланмаган.

XS
SM
MD
LG