Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиядә татар һәм башкорт язучыларының китаплары дөнья күрде


Инглиз телендә чыккан китаплар
Инглиз телендә чыккан китаплар

Казан, Уфа, Акмәчет, Бишкәк һәм Аделаида шәһәрләреннән татар һәм башкорт язучы һәм шагыйрьләренең китаплары инглиз теленә тәрҗемә ителеп басылып чыкты.

Британиядәге Hertfordshire Press нәшрияты биш татар язучысы һәм шагыйренең китапларын инглиз һәм рус телләрендә бастырып чыгарган. Тупланмага Казан шагыйре Ленар Шәех, Уфада яшәүче язучы Марсель Сәлимов, Акмәчеттән крымтатар шагыйрәсе Ләнифәр Мамбетова, Австралиянең Аделаида шәһәрендә яшәүче уйгыр-татар язучысы Сөенгөл Чанышефф, Бишкәктән Альфред Енгалычев китаплары кергән.

“Бу китаплар 12нче гасырда яралган татар халык әдәбиятының байлыгын күрсәтә” диелә Hertfordshire Press нәшрияты кереш сүзендә.

“Язучылар үз халкының мәдәни, сәяси һәм рухи тарихын сөйли. Бу мәгънәдә әдәбият тарихы – ул милләт тарихы” диелә.

“Авторлар төрле татар этнослары – казан, башкорт, кырым һәм уйгыр-татар этнослары өчен төп темаларны аерып чыгарырга тырыша. Алар төрле, ләкин аларны тамырлары һәм милли рух берләштерә. Татар әдәбияты бөтен дәверләр һәм чорларда аһәңнәргә бай булды, алар арасында иң үзәк өзгеч аһәң – ватаннан, туган яктан аерылып китәргә мәҗбүр булу” дип яза нәшрият вәкилләре.

Китапларны Amazon аша онлайн сатып алып булганы әйтелә һәм һәр автор белән кыскача таныштырып кителә.

Ленар Шәех – Актаныш районы Такталачык авылыннан, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дип таныштырыла.

Hertfordshire Press тупланмасына Ленар Шәехнең “One of you” (“Сездән берегез”) дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы кергән. “Шигърият – шагыйрь җанының, аның дөньяны күзаллавының чагылышы. Ленар Шәехнең галәме кояш нуры белән тулган, тере һәм якты буяулар белән уйнап тора.” дип бәяли авторлар татар шагыйрен.

Марсель Сәлимов Башкортстанның Борай районы Сәйет-Көрйә авылында туган. Башкортстанның атказанган мәдәният эшлеклесе. Халыкара бәйгеләр лауреаты. Марсель Сәлимовның ингиз теленә тәрҗемә ителгән хикәяләре “The book which has never been written before” (“Моңарчы беркайчан да язылмаган китап”) җыентыгы итеп тупланган. “Бу китап матур мәдәни мирасы булган кечкенә халыкның өр-яңа һәм әлегә кадәр билгеле булмаган галәмен тасвирлый” диелә Марсель Сәлимов хикәяләре турында.

Ленифер Мамбетова Үзбәкстанның Чирчик шәһәрендә туган, әдәбият укытучысы. Әдәби бүләкләр иясе. Аның “Моя Родина, О Мой Крым” дип аталган җыентыгында шигырьләре урыс һәм инглиз телләрендә урын алган. “Аның шигырьләре күп җәфалар чиккән татар халкының җанын дәвалау акты булып тора” диелә нәшрият кереш сүзендә.

Татар язучысы Сөенгөл Чанышефф хәзер Австралиянең Аделаида шәһәрендә яши. Ул 1940 елда Көнчыгыш Төркестан башкаласы Өремче шәһәрендә дөньяга килгән. Аның “The Land Drenched in Tears” (“Күз яше сугарган җир”) китабы инглиз Халыкара ПЕН-клуб премиясенә лаек булган. Бу әсәрдә Кытай төрмәсендә утырып чыккан, эзәрлекләүләргә дучар булган, ахырда илдән качарга мәҗбүр булган ханым турында бәян итә.

Альфред Енгалычев - Сәмаркандта туып-үскән, хәзер Бишкәктә яши. Инженер-төзүче. Берничә илкүләм һәм халыкара бәйге лауреаты. Аның шигырьләре “И дай мне бог...” дип аталган җыентык булып урыс телендә басылып чыккан.

XS
SM
MD
LG