Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал һәм Кариев театрлары май аенда да онлайн спектакльләр күрсәтәчәк


Кариев театрында "Кәҗүл читек" спектакле
Кариев театрында "Кәҗүл читек" спектакле

Камал һәм Кариев театрларында бер онлайн спектакль карау 200 сум тора.

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры май аенда да спектакльләрен онлайн күрсәтәчәк. Алар түләүле, билетлар сатуга чыккан. Һәр спектакльнең иң түбән бәясе 200 сум. Теләге булганнар күбрәк тә түли ала.

Май аенда 14 спектакль күрсәтеләчәк, балалар өчен "Кәҗә, сарык һәм башкалар" дигән тамаша да бар.

Спектакльгә билетны трансляция беткәнче алып өлгерергә кирәк. Трансляциягә билет алучыларның спектакль башланганчы җиде көне, ә спектакльне карый башлагач, карап бетерү өчен 48 сәгать вакыты була.

Моннан тыш, театрга алынган электрон билетлрны кайтару белән бәйле эш тә дәвам итә.

Камал театры спектакльләрнең видеоязмаларын апрель башыннан күрсәтә башлады. Беренче 10 көндә театр 2200 дән артык билет сатып, 150 000 сумлык табыш алган иде. Иң юмарт тамашачы спектакльгә билетны 3000 сумга алган.

Камал театры спектакльләрен Татарстан, Финляндия, Бельгия, Германия, Төркия, Нидерланд, Мәскәү, Петербур, Самар, Түбән Новгород өлкәсе, Чувашия Республикасында яшәүчеләр сатып алган.

Театр мөдире урынбасары Илшат Латыйпов бу проектның максаты – акча эшләү түгел, тамашачы белән элемтәне тотуның бер ысулы, дигән иде. Азатлыкка.

Изоляция чорында Габдулла Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры да актив. Ул май аенда "Тапшырыл...ган хатлар", "Ләйлә вә Мәҗнүн", "Шәй-бу! Шай-бу!" һәм балалар өчен "Асылкош җыры" спектаклен.

Live-спектакльләргә билет алу өчен сылтама буенча регистрация үтеп, түләүне башкарырга кирәк. Бер спектакль бәясе – 200 сум, берьюлы дүрт спектакль алсагыз 600 сумга төшәчәк. Соңыннан электрон тартмага килгән сылтама буенча спектакль карарга була. Әлеге сылтама 31 майга кадәр актив булачак, ягъни май ахырына кадәр теләгән вакытта кереп, спектакль карарга мөмкин булачак. Спектакльләрнең бәясе театр билеты бәясенә тиң.

"Театр авыр вакытлар кичерә: барлык спектакльләр дә кичектерелде, сатып алынган билетлар өчен акчалар кайтарылды... Бүгенге заманда болай да милли яшь тамашачы театрлары җиңел яшәми иде, хәзерге вәзгыять исә турыдан-туры безнең матди хәлебезгә тәэсир итәчәк. Спектакльләрне интернеттан сатып алу – ул ниндидер дәрәҗәдә хәйриячелек тә", дип театр үз тамашачыларына мөрәҗәгать итә.

XS
SM
MD
LG