Accessibility links

Кайнар хәбәр

AP: Кытай дарулар туплап өлгерү өчен COVID-19 турында мәгълүматны яшергән


2020 елның гыйнвары дәвамында Кытай яңа коронавирусның никадәр йогышлы булуын Дөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан яшереп килгән диелә.

Кытай COVID-19 вирусы белән авыручылар саны һәм вирусның ни дәрәҗәдә йогышлы булуы турында мәгълүматны вакытында чыгармаган, ул моны үзендә кирәк кадәрле дарулар туплап калу өчен эшләгән. АКШ күзләү хезмәте шундый нәтиҗәгә килгән. Бу турыда Associated Press АКШның эчке иминлек министрлыгы хисабына таянып хәбәр итә.

Хисап авторлары язганча, Кытай җитәкчелеге гыйнвар ае дәвамында Дөнья сәламәтлек саклау оешмасына COVID-19 вирусының ни дәрәҗәдә йогышлы булуы хакында дөрес мәгълүмат җибәрмәгән. Шул ук вакытта Кытай чит илләрдән дарулар һәм медицина тауарлары сатып алуын нык арттырган, үзендә эшләнгән бу төр тауарларны чит илгә сатуны киметкән.

Яңа коронавирус Кытайда 2019 ел ахырында тарала башлады. Башка илләр Кытайны вирус турында соң хәбәр итүдә һәм авыруның куркынычлыгын яшерүдә гаепләделәр. Вирус лабораториядә китереп чыгарылган дигән фаразлар да әйтелде, әмма моны дәлилләрлек фактлар китерелмәде.

XS
SM
MD
LG