Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чәчтараш Илназ Кадыйров: "Кризис озакка сузылса, авыр булачак"


Чәчтараш Илназ Кадыйров
Чәчтараш Илназ Кадыйров

Коронавирус аркасында ябылырга мәҗбүр булган күп кенә бизнеслар зыян күрә. Кайберләренә яңадан ачылырга рөхсәт ителде. Казандагы чәчтараш Илназ Кадыйров чәчтарашханәләр ачылуына шатлана. Чикләүләр озакка китсә, авыр булыр иде, кредитларны түли алмас идем ди ул. Азатлык аның салонында булды.

20 апрельдән Татарстан премьер-министры Алексей Песошин карары белән республикада чәчтарашханәләр эшли башлады. Русиядә коронавирус таралуын кисәтү максатыннан "үзизоляция тәртибе" кертелгәннән соң апрель башыннан аларның эшчәнлеге туктап торган иде.

Чәчтарашханәләргә кайбер таләпләр куелды. Аерым алганда, хезмәткәрләр температурасы үлчәнергә һәм авыру симптомнары булган хезмәткәрләр эшкә чыкмаска тиеш.

Чәчтарашханәләр клиентларны бары тик алдан язылу тәртибе белән генә кабул итә. Анда бару өчен урамга чыгу рөхсәте системында махсус максат барлыкка килде (11нче максат — чәчтарашханәгә бару).

Илназ Кадыйров — Казанда танылган чәчтараш. Социаль челтәрләрдә ул үзен чәчһәвәс-стилист дип атый. Стиль, мода, бизәнү-төзәнү белән бәйле тапшыруларда еш катнаша.

Ул да берникадәр вакыт өйдә утырганнан соң, эшен дәвам иткән.

Чәчтараш Илназ Кадыйров: "Кризис озакка сузылса, авыр булачак"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:08 0:00

"Клиентлар хәзер әзрәк килә. Бу — канун таләбе. Клиент белән эшне тәмамлагач та, бүлмәләрне җилләтергә, дезинфекция уздырырга 10 минут вакыт калдырабыз. Бу вакытта килгән кеше урамда көтеп тора", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Салонда чәчтараш та, клиент та битлек кияргә тиеш. Әлегә чәчләрне кисәм генә, буямыйм, ди Илназ.

"Перчаткалар, битлекләр, антисептиклар бар. Көн дәвамында салонда дезинфекция ясала, һаваны чистарткыч махсус җиһаз эшли. Салонга килүчеләрнең температураларын үлчәп кертәбез, хәлләре турында үзләреннән сорыйбыз. Клиентлар язылганчы ук котлары чыгып, ничек килергә, кая нинди код җибәрергә, ничек рөхсәт алырга — барысын да алдан кайгырта", дип сөйләде чәчтараш.

Чәчтараш Илназ Кадыйров
Чәчтараш Илназ Кадыйров

Ул үзе коронавирустан әллә ни курыкмый, аның таралуы белән бәйле килеп туган хәл өчен борчыла. Кредитларым бар иде, ярый әле эшләмичә озак утырмадык, дип шатлана.

"Минем кредитлар бар. Алар рәхәтемә чыдый алмаганга алынган кредитлар түгел, кирәк өчен алынган. Йорт өчен алынган. Әмма күңелем сизде микән, алданрак хәстәрләп куйган идем, шуңа күрә акча ягыннан бик нык зыян күрдек әйтә алмыйм әлегә. Тагын да сузылса, авыр булыр. Мин инде бу айда бер кредитымны түләмичә калдырдым", диде Илназ Кадыйров.

Чәчтарашханәләрнең эшләү-эшләмәвен Русиядә һәр төбәк үзе хәл итә. Башкортстанда да алар апрельдә эшли башлады.

Карантин кертелгән күп илләрдә чәчтарашханәләрдән чикләү чаралары соңрак алына. Чехиядә, мәсәлән, алар 11 майдан гына эшли башлый. Германиянең кайбер төбәкләрендә 4 майдан ачыла башладылар.

XS
SM
MD
LG