Accessibility links

Кайнар хәбәр

Апрель башыннан Русиядә гаиләдә көч куллануга зарланулар 2,5 тапкыр арткан


Хокук яклаучы оешмаларга ирләреннән җәбер күргән хатын-кызлардан 13 мең мөрәҗәгать булган.

Русиядәге кеше хокуклары омбудсмены Татьяна Москалькова гаиләдә көч куллану очраклары артуын белдерә. Бу турыда ул РИА Новостига сөйләгән.

Москалькова сүзләренчә, 10 апрельдән башлап гаиләдә көч куллану 2,5 тапкыр күбәйгән. Бу мәгълүмат журналистлар һәм кеше хокукларын яклаучы, сәүдәгә корылмаган оешмалар (НКО) туплаган саннарга нигезләнеп китерелә. “Әлеге оешмалар мәгълүматынча, мартта аларга гаиләдә көч куллануга зарланып 6054 кеше мөрәҗәгать итсә, апрельдә 13 мең мөрәҗәгать килгән”, ди омбудсмен.

“Без бу теманы медиалардан күзәтеп барабыз, хәл яхшыга үзгәрер дигән өмет аз”, дигән Москалькова.

Коронавирус сәбәпле күп илләрдә изоляция тәртибе кертелгәннән соң гаиләдә көч куллану очраклары артты. Бу турыда БМО җитәкчесе Антониу Гутерриш та белдерде, ул дөнья илләре хөкүмәтләрен хатын-кызларны өйдә кыйналу һәм кыерсытулардан яклау чаралары күрергә чакырды.

Апрель башында Русиянең гаиләдә көч куллану корбаннарына ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнүче тугыз оешмасы хөкүмәткә мөрәҗәгать белән чыккан иде. Алар карантин вакытында хатын-кызларның кыен хәлдә калуын, өйләрендә кыйнауга, кыерсытылуларга дучар ителүен искәртеп, дәүләтнең кичекмәстән чаралар күрүен сорады.

XS
SM
MD
LG