Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең галәмгә пилотлы очышлар програмнары баш конструкторы коронавирустан үлгән


Евгений Микрин
Евгений Микрин

Русиянең пилотлар катнашында башкарыла торган галәм очышлары програмнарының баш конструкторы Евгений Микрин коронавирустан үлгән.

Евгений Микринга 65 яшь иде. Ул COVID-19 вирусыннан дәваланган. Аның үлеме турында “Роскосмос” матбугат хезмәтенә сылтанып РИА Новости яза.

Медиа Микрин Коммунаркадагы хастаханәдә үлгән дип язса да, РИА Новости үзенең чыганакларына таянып галимнең президент эшләре идарәсенең Үзәк клиник хастаханәсендә дәваланган булуын хәбәр итә.

Микрин Русия фәннәр академисе академигы, оешманың президиумы әгъзасы була. Мәскәүдә Бауман исемендәге университетны тәмамлый, 1981 елдан бирле төрле ширкәтләрдә эшләп, инженердан баш конструкторга кадәр үсә.

“Без чынлыкта төп галимнәребезнең берсен югалттык, ул фундаменталь фәннең гамәли космос белән бәйләнеше өчен җавап бирә иде” диде Русия фәннәр академиясе президенты Александр Сергеев.

Евгений Микрин “Энергия-Буран” системының, Халыкара галәм станциясенең (МКС), “Прогресс”, “Союз” корабларының идарә системнары програмнарын эшләүдә катнашкан.

II дәрәҗә “Ватан алдында казанышлар өчен” медале белән бүләкләнгән.

9 апрельдә Микрин Байконур космодромыннан МКСка яңа экипаж озатуда катнашкан. Фотоларда ул Роскосмос җитәкчесе Дмитрий Рогозин янында утыра. Космонавтлар алардан читтә, пыяла белән бүленгән дип билгеләп үтә РИА Новости.

XS
SM
MD
LG