Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мөфтие урынбасары коронавирус белән авыруы турында сөйләде


Русия мөселманнары диния нәзарәте идарәсендә берничә кешенең COVID-19 йоктыруы хәбәр ителә.

Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары Рафыйк Фәттахетдинов коронавирус белән авырып берничә атна хастаханәдә дәваланырга мәҗбүр булган. Бу турыда ул “Русия мөселманнары” сайтында чыккан видеомөрәҗәгатендә сөйли.

“Рамазан аена керер алдыннан мин һәм гаиләмдә кайбер кешеләр коронавирус китереп чыгарган үпкә ялкынсынуы белән чирләп алдык. Миңа берничә атна хастаханәдә ятарга туры килде. Ләкин Аллаһның рәхмәте белән мин савыктым һәм өйгә кайттым. Гаиләмдә дә терелеп киләләр”, диде Рафыйк Фәттахетдинов.

Ул санак томографисенә мөфти Равил Гайнетдин киңәше белән баруын әйтә. Томография үпкә шешүен күрсәткән. Мөфти урынбасары Мәскәүнең 4нче санлы Университет клиник хастаханәсендә дәваланган. Әти-әнисендә дә коронавирус табылганнан соң, аларны 15нче санлы шәһәр хастаханәсенә салганнар.

“Хастаханәдә миңа авыруның бик авыр хәлгә китергән очракларын күрергә туры килде. Безнең хөкүмәт кабул иткән карарларның дөреслегендә мин үземнең шәхси мисалымда инандым. Русия мөфтиятенең бөтен ил буйлап мәчетләрен ябуы – дөрес. Ул карар кеше гомерләрен саклап кала”, ди Фәттахетдинов видеоморәҗәгатендә һәм мөселманнарны коронавирус эпидемиясенә җитди карарга чакыра.

Русия мөфтие урынбасарының COVID-19 белән авырганын мөфтиятнең матбугат хезмәте җитәкчесе Диләрә Әхмәтова да раслады. “Русия мөселманнары диния назәрәте бу турыда кешегә хәбәр итмәде, ләкин бездә Covid-19 белән авырып алганнар бар. Идарәдә берничә кеше, төбәктә расланган очрак бар” дип язды Әхмәтова Facebook-та үзенең сәхифәсендә.

Русия мөселманнары диния назәрәте илдә дини оешмалар арасында беренчеләрдән булып коронавирус таралу куркынычы сәбәпле мәчетләрен япты. Мәскәүдә мәчетләр 18 марттан бирле халыкны кабул итми.

Саклану чараларына карамастан, мөселман дин әһелләре арасында COVID-19 белән зарарлану очраклары булып тора. 11 апрельдә Ингушетия мөфтие Абдурахман Мартазанов вафат булды.

4 майда Дагыстан мөфтие Әхмәд Абдулаев һәм аның гаиләсенең дә коронавирус белән авырганы, хәзер чирнең актив өлеше артта калганы билгеле булды.

Урыс православ чиркәвендә дә берничә рухани яңа вирустан үлде.

XS
SM
MD
LG